Татарстанда өч автомобиль бәрелешкән, ике машинаның йөртүчесе һәлак булган
Соңгы яңалыклар

Татарстанда өч автомобиль бәрелешкән, ике машинаның йөртүчесе һәлак булган

Фаҗига Казан-Оренбург автомобиль юлының 48 нче чакрымында килеп чыккан.

Кичә көндез Татарстанның Лаеш районында юл-транспорт һәлакәте булган. Фаҗига Казан-Оренбург автомобиль юлының 48 нче чакрымында килеп чыккан. Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте «Татар-информ»га шул турыда хәбәр итте.

Беренчел мәгълүматлар буенча, Skoda маркалы автомобиль юлда каршы якка чыккан һәм анда Volkswagen белән бәрелешкән. Бәрелүдән соң Чехия автомобиле каршына Хонда машинасы эләгә.

«Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә Skoda машинасының  54 яшьлек шоферы һәм Volkswagen машинасының  51 яшьлек йөртүчесе һәлак булган. Урында ЮХИДИ хезмәткәрләре эшли. Бу хәлнең сәбәпләре ачыклана», - дип аңлаттылар Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгында.

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев