Татарстанда буран һәм бозлавык көтелә
Соңгы яңалыклар

Татарстанда буран һәм бозлавык көтелә

Төнлә һава температурасы 0..-5 градус градус тәшкил итәчәк

Иртәгә Татарстан территориясендә болытлы һава торышы һәм көньяк-көнбатыштан секундына 15-18 метрга кадәр тизлектә җил көтелә, дип яза "Татар-информ".

Төнлә һәм иртән, көндез урыны белән юеш кар, бозлы яңгыр көтелә.

Аерым районнарда бозлавык, төнлә шулай ук күз күреме 1-2 километрга кадәр начарланып, буран булуы көтелә. һава температурасы 0..-5 градус градуска кадәр җитәчәк.

Көндез термометр баганалары +4 градуска кадәр күтәреләчәк. Юлларда бозлавык фаразлана.

фото: Эльвира Мөбарәкшина/ "Хезмәт даны"

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев