Татарстан синоптиклары юлларда бозлавык турында кисәтә
Соңгы яңалыклар

Татарстан синоптиклары юлларда бозлавык турында кисәтә

Аязган вакытта республикада минус 20 градуска кадәр салкын булуы ихтимал.

Иртәгә, 2 гыйнварда, Татарстан юлларында бозлавык булуы ихтимал. Бу турыда Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

1 гыйнвардан 2 гыйнварга каршы төндә термометр баганалары 11 дән 16 градуска кадәр салкын күрсәтәчәк. Аязган вакытта минус 20 градуска кадәр салкын булачак. Көндез һава температурасы 4 тән 9 градуска кадәр салкын була, диелгән әлеге хәбәрдә.

Синоптиклар аязучан болытлы һава һәм бераз кар фаразлый. 

Татар-информ

фото: Ризилә Корбанова/ "Хезмәт даны"

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Нет комментариев