Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кукмара 3нче урта мәктәбенең яңа корпусын ачты

Рөстәм Миңнеханов яңа мәктәптә тиешле белем-тәрбия алу өчен бар мөмкинлекләр дә тудырылуын билгеләп үтте.

Районга эш сәфәре белән Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов килде. Рәис Кукмара өченче урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар өчен төзелгән яңа корпусын ачты. Тантанада район башлыгы Сергей Димитриев, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Нияз Аитов, Татарстан Республика мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, республиканың муниципалитет башлыклары, мәгариф идарәсе җитәкчеләре һәм башка кунаклар катнашты. 

Яңа корпус 375 балага исәпләнгән. Анда башлангыч сыйныфлар укыячак. Биредә иркен һәм якты, заманча сыйныф бүлмәләре, туган тел, инглиз теле, психолог, логопед, өстәмә белем бирү, озынайтылган көн төркеменә йөрүчеләр өчен уен кабинетлары, китапханә, спорт залы, 250 урынлык актлар залы, 128 бала сыешлы ашханә, релаксация, махсус ял итү зоналары бар. Яңа мәктәпнең һәр почмагы, һәр бүлмәсе иң яхшы дизайн проектлары белән эшләнелгән һәм заманча җиһазландырылган. Интерактив такталар, укыту-методик эшләнмәләре, һәр укытучыга компьютер, принтерлар – һәммәсе бар. 

Рөстәм Миңнеханов яңа мәктәптә тиешле белем-тәрбия алу өчен бар мөмкинлекләр дә тудырылуын билгеләп үтте. 

 - Барыгызны да әлеге зур тантана белән котлыйм. Әлеге өстәмә бина бик кирәк иде. Биредә балалар саны күп. Җәй көне дә монда лагерь оештырылган. Хәерле сәгатьтә. Яңа мәктәпнең рәхәтен күрегез, әйбәт укыгыз, - диде Татарстан Республикасы Рәисе. 

Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев мәгариф инфраструктурасын үстерү буенча зур эш башкарган өчен республика җитәкчелегенә рәхмәтен ирештерде. 

Шулай ук Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит” республика акциясендә катнашты. Беренче сыйныфка баручы 20 балага мәктәп кирәк-яраклары салынган портфельләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев