2019 елның 1 гыйнварыннан каты коммуналь калдыклар белән эшчәнлекне "ПЖКХ" һәм “Гринта” җәмгыятьләре төбәк операторлары башкарачак.
2019 елның 1 гыйнварыннан Татарстанда каты коммуналь калдыклар белән эшләүнең яңа системасына күчәләр. Бу хакта Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы сайтында хәбәр ителә.
2019 елның 1 гыйнварыннан каты коммуналь калдыклар белән эшчәнлекне "ПЖКХ" компаниясе (республиканың көнбатыш зонасы) һәм “Гринта” (республиканың көнчыгыш зонасы) җәмгыятьләре төбәк операторлары башкарачак.
Кулланучыларга каты коммуналь калдыклар буенча хезмәт күрсәтүдә төбәк операторлары белән килешү төзергә кирәклеге искәртелә. Аның өчен кулланучының гариза бирүе кирәк, диелгән хәбәрдә.
фото: архив/ kukmor-rt.ru
«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз
Комментарии
Без имени
0
0
тагын халыктан акча кайрунын бер торе