Хезмәт даны

Кукмара районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

«Татар егете-2026»: Кукмара районы егете республика бәйгесендә җиңү яулады

Яңа Сәрдек авылы егете Нариман Мостафин Кукмара данын яклады.

Яр Чаллы шәһәрендә «Татар егете-2026» республика бәйгесенең финалы узды. Әлеге бәйгедә Татарстан Республикасының төрле районнарыннан килгән егетләр «Татар егете- 2026» титулы өчен үзара көч сынашты.

Нәтиҗәдә, искиткеч зәвыклы һәм эчтәлекле чыгышы белән, Яңа Сәрдек авылы егете Нариман Мостафин үз яше буенча җиңү яулады. Шулай ук Нариман «Минли җанлы егет» һәм «Тамашачылар күңелен яулаган егет» номинацияләренә лаек булды.

Ул бүгенге көндә Сәрдекбаш урта мәктәбенең 9  сыйныфында белем ала. Киләчәктә тормышын медицина өлкәсе белән бәйләргә хыяллана.

Фото: Нариман Мостафинның шәхси архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев