“Шәфкать” тернәкләндерү үзәгендә балалар өчен күңелле эстафета үткәрелде
Соңгы яңалыклар

“Шәфкать” тернәкләндерү үзәгендә балалар өчен күңелле эстафета үткәрелде

Бәйрәм спорт уеннары һәм җыр-биюләр, табышмакларга җавап табу белән үрелеп барды

“Шәфкать” мөмкинлекләре чикле балаларны тернәкләндерү үзәгендә “Күңелле эстафета” уздырылды. Бәйрәмдә ата-аналар һәм балалар катнашты. Алар “Кояшкай” һәм “Йолдызчык” командаларына бүленеп көч сынашты.

Бәйрәм спорт уеннары һәм җыр-биюләр, табышмакларга җавап табу белән үрелеп барды. Бәйрәм барчасына да бик ошады. Уен нәтиҗәсендә дуслык җиңде.

Наталья Алексеева, I коррекция төркеме тәрбиячесе


Нет комментариев