Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

«Сез — безнең киләчәгебез»: Кукмара районы мәгариф идарәсе җитәкчесе мәктәп укучыларына мөрәҗәгать итте

Илфат Әхмәдуллин видео мөрәҗәгать яздырды.

Яңа гына башланып киткән уку елы инде ахырына якынлашты. Күпләр өчен соңгы кыңгырау чыңлады, ә кемнәргәдер әле укуны дәвам итеп, үзен кызыксындырган сорауларга җавап табасы бар. 

Бу уку елында 11нче сыйныфны 176 укучы тәмамлый. Мин сезгә, хөрмәтле укучыларыбыз, имтиханнарыгызны югары балларга тапшырып, күңелегезгә якын һөнәр сайлап, шуның буенча укуыгызны дәвам итүне телим. Укуларыгызны тәмамлап, диплом алгач, үзебезнең искиткеч матур, бай тарихлы, эшчән халкы булган Кукмарабызда көтеп калабыз.

Районыбызда укытучылар сыйфатлы, тирән белем һәм тәрбия бирәләр. Аларның хезмәте бәяләп бетергесез.

Быел 9нчы сыйныфны 552 бала тәмамлый. Кадерле укучыларыбыз, сезгә уңышлар телим. Имтиханнарны уңышлы тапшырып, районыбызда калырсыз дип өметләнәм. Статистика буенча мәктәпләрдә 230 лап бала калыр дип көтелә.

Кадерле балалар, Сез киләчәк тормыш һәм һөнәри юлыгызны билгеләү кебек җитди һәм җаваплы сайлау алдында торасыз. Үзебезнең районда бөтен мөмкинлекләре булган профессиональ белем бирә торган урта һөнәри белем бирү учреждениеләре бар. Аның берсе — Янил авылында авыл хуҗалыгы көллияте, ә икенчесе — Лубян авылында урман хуҗалыгы көллияте. Бу көллиятләрдә югары проффессиональ белемле, сезгә һәрвакыт ярдәм итәргә әзер торучы укытучылар эшли. Алар сезгә тирән белем бирергә әзер.

Хөрмәтле укучылар, уйларга әле вакытыгыз бар! Ул сезнең киләчәк, ул сезнең бәхет, ул сезнең тормыш. Сезне дә районыбызда көтеп калабыз. Хөрмәтле укучыларыбыз, барчагызга да бәхет телим. Укытучыларыгыз биргән белемнәр алдагы тормышыгызда һәрвакыт ярдәм итәчәк, укытучыларыгызны беркайчан да онытмагыз. Алар сезгә белем бирде, зур шәхес булып формалашырга ярдәм итте. Сез гомер буе әти-әниләрегезгә рәхмәтле булган кебек, укытучыларыгызга да рәхмәтле булырга тиеш. Сезне зур юллар, күп дуслар көтә. Беркайчан да ялгышмагыз, әгәр дә алган белемнәрегезгә таянсагыз, ул сезгә гел ярдәм итәр. Бәхетле булыгыз, дөньядагы иң кадерле кешеләрегез әти-әниләрезне яратагыз, аларның йөзләренә кызыллык китермәссез дип өметләнәм. 

Ә башка сыйныф укучыларына укырга да укырга әле. Сез тырышып укырга, яңа технологияләрне өйрәнергә, заман белән бергә атларга тиеш. Уку елы тәмамланды, алда безне каникуллар көтә. 2023-2024 нче уку елында районыбыз мәктәпләрендә 6219 бала белем алды. Һәрберегез безгә бик кадерле. Безнең сезне белемле, тәртипле, акыллы, төгәл, таләпчән, тирән фикерле, патриот, сәламәт итәсе килә. 

Хөрмәтле укучылар, каникул вакытында ялларны файдалы, матур итеп үткәрегез, спорт мәйданчыкларына йөрегез, җәйге лагерьларда ял итегез. Эчкечелек, норкомания, тәмәке тартудан, урлашу, кеше мал — мөлкәтенә зыян салу, ут белән уйнаудан сак булыгыз. Болар барысы да сезнең сәламәтлегегезгә, киләчәктә бәхетле булуыгызга киртә булырга мөмкин. Сез — безнең киләчәгебез! Без сезгә зур өметләр баглыйбыз, киләчәктә районыбызның данын арттырырсыз дип ышанып калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев