Сергей Димитриев кукмаралыларны һәм кунакларны бәйрәмнәр белән котлады
29 август — Шәһәр көне, 30 август — Республика көне билгеләп үтелә.
Район башлыгы Сергей Димитриев 29 август — Шәһәр көне, 30 август — Республика көне кукмаралыларны һәм кунакларны бәйрәмнәр белән котлады.
«Ил, республикабыз ирешкән казанышларда районыбыз хезмәтчәннәренең дә саллы өлеше бар, — диелә котлауда. — Сәнәгать, мәгариф, авыл хуҗалыгы, төзелеш, мәдәният һәм спорт өлкәләрендә уңышларыбыз аз түгел. Районыбызда яшәүче төрле милләт вәкилләренең какшамас дуслыгы иҗади хезмәткә тулы мөмкинлекләр ача. Барыбызның да тырышлыгы үз төбәгебезне, республикабызны үстерүгә, ныгытуга юнәлдерелгән. Киләчәктә дә Татарстаныбыз чәчәк атсын, башкарган хезмәтебезнең уңай нәтиҗәләрен күрергә язсын», — диелә котлауда.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев