Сергей Димитриев Ядегәр җирлеге халкы белән очрашты
Соңгы яңалыклар

Сергей Димитриев Ядегәр җирлеге халкы белән очрашты

Район башлыгы районның социаль-икътисадый торышы, федераль һәм республика программалары, алар буенча башкарылган эшләр турында сөйләде

Бүген район башлыгы Сергей Димитриев Ядегәр авыл җирлегендә булып, халык белән очрашты, аларның сорауларын тыңлады.

Сергей Димитриев Ядегәр җирлеге халкы белән очрашты

Җирлек башлыгы Айдар Фәйзуллин авылларда башкарылган эшләр белән таныштырды, киләчәккә булган максат һәм бурычларны билгеләп үтте. 

Сергей Димитриев Ядегәр җирлеге халкы белән очрашты

Район башлыгы Сергей Димитриев районның социаль-икътисадый торышы, федераль һәм республика программалары, алар буенча башкарылган эшләр турында сөйләде, эшмәкәрлеккә, авыл җирлекләрендә тормыш шартларын яхшырту өчен булган мөмкинлекләргә тукталды. 

Сергей Димитриев Ядегәр җирлеге халкы белән очрашты

Чыгышлар соңында сорауларга җавап бирелде.

Сергей Димитриев Ядегәр җирлеге халкы белән очрашты

фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ»
 

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Нет комментариев