Соңгы яңалыклар

Сәүдә-күңел ачу үзәгендә шартлау булып, 8 бала зыян күргән

Янгын сүндерүчеләр сәүдә-күңел ачу үзәгеннән мең ярым кешене эвакуацияләгән.

Иркутск шәһәренең “Комсомолл” сәүдә-күңел-ачу үзәгендә булган шартлауда 8 бала зыян күргән, дип хәбәр итә IRK.ru.

Фаҗига 1 июнь көнне, “Гравитация” фәнни-күңел ачу үзәгендә химик тәҗрибәләр уздырганда килеп чыккан. 70кә якын кеше булган залда тәҗрибә үткәргәндә, нидер шартлаган.

Массакүләм мәгълүмат чаралары хәбәрләре буенча, шартлау нәтиҗәсендә 8 бала зыян күргән. Аларның сәламәтлеге турында мәгълүмат ачыклана.

Янгын сүндерүчеләр сәүдә-күңел ачу үзәгеннән мең ярым кешене эвакуацияләгән.

Татар-информ

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев