Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Шәүкәт Галиев истәлеге: Кукмараның «Ромашка» балалар бакчасында төбәкара шигырь бәйгесе узды

Әлеге бәйге дистанцион рәвештә оештырылды.

Безнең «Ромашка» балалар бакчасында дистанцион рәвештә татар халкының күренекле шагыйре Шәүкәт Галиевның туган көне уңаеннан аның шигырьләрен сәнгатьле сөйләүчеләр арасында төбәкара бәйге үткәрелде.

Бәйге игълан ителгәч, бик күп гаризалар кабул ителде. Бәйгегә нәтиҗәне «Ак калфак»  оешмасы җитәкчесе Зөмәрә Җиһаншина, «Киров өлкәсе татарлар конгрессы» өлкә ижтимагый оешма рәисе урынбасары, Киров өлкәсе «Дуслык» атналык газетасы журналисты Шәмсия Хәлимова, мәктәпкәчә тәрбия бирү методисты Гөлназ Хәйруллиналар ясады.

Бәйгегә урыннар билгеләгәндә балаларның сәнгатьле сөйләүләре, матур киенүләре, авазларны дөрес итеп әйтүләре исәпкә алынды. Балаларның сәнгатьле итеп шигырь сөйләүләре жюри әгъзаларында бик матур тәэсирләр калдырды. Мондый бәйгеләр туган телебезне саклауда, аңа мәхәббәт тәрбияләүдә бик зур роль уйный.

Дамира Сәйфетдинова, Шәмсия Хәлимова, Гөлназ Хайретдинова

Фото: Ирина Хафизова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2SDnjcsxDWo