Рөстәм Миңнеханов “Ел хәйриячесе-2017” республика конкурсы җиңүчеләрен бүләкләде
Чарада Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республика дәүләт хакимияте органнары вәкилләре катнашты.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Ел хәйриячесе-2017” республика конкурсы җиңүчеләрен бүләкләде. Бүген Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концерт залында конкурска нәтиҗә ясалды. Конкурста 59 хәйриячене бүләкләделәр.
Конкурска эре һәм урта предприятиеләр, оешмалар, кече бизнес предприятиеләре, шәхси эшмәкәрләр, коммерцияле булмаган оешмалар, физик затлар, хәйриячеләр фонды һәм массакүләм мәгълүмат чаралары кебек җиде категория буенча нәтиҗә ясалды.
“Бүгенге бәйрәмдә катнашучыларны сәламлисем килә. Ел саен без җыелабыз, йомгак ясыйбыз, иң актив хәйриячеләрне билгеләп үтәбез, алар арасында аерым компанияләр дә, физик затлар да бар. Әлбәттә, киләчәк буыныбыз тәрбияләнүче күп балалы гаиләләребезне дә чакырабыз”, - диде Татарстан Президенты.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, “Ел хәйриячесе – 2017” конкурсы күркәм гадәткә әверелде. Быел ул 11 нче мәртәбә уздырыла. “Безнең хәйриячеләр мәрхәмәте белән без күп кенә мөһим мәсьәләләребезне хәл итәбез. Без аерым категория балаларга ярдәм күрсәтү, балаларны мәктәпкә әзерләү программалары турында әйтәбез. Эре проектлар арасында – Борынгы Болгар шәһәрен һәм Зөя утрау-шәһәрен, Мәрьям ана Казан иконасы соборын торгызу. Битараф булмаган гражданнар җәлеп ителә торган башка инициативалар да бар”, - диде Татарстан Президенты.
Ул хәйриячеләр эшчәнлеген югары бәяләде. “Без һәрвакыт башка кешеләр өчен мәрхәмәтле эшләр башкарганнарга рәхмәт белдерергә тиеш. Мин барлык хәйриячеләргә, ветераннарга һәм дини конфессияләр вәкилләренә рәхмәтемне җиткерәм. Билгеле инде, безнең өчен үз балаларына гына түгел, тәрбиягә алган балаларына да күңел назын кызганмаган гаиләләр үрнәк булып тора”, - диде Рөстәм Миңнеханов.
Аннары Татарстан Президенты республиканың эре предприятиеләреннән булган даими хәйриячеләрне һәм "Хәйрияче граждан" номинациясендә җиңүчеләрне бүләкләде.
Шулай итеп, Рөстәм Миңнеханов “Татнефть” ГАҖ, “ТАИФ” ААҖ, “КАМАЗ” ГАҖ, “КВЗ” ГАҖ, “Татэнерго” АҖ, “Ак Барс” холдинг компаниясенә һәм башкаларга бүләк тапшырды.
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе чыгышында искәрткәнчә, Татарстанда “Җаннан һәм җан өчен!” хәйриячеләр хәрәкәте шигаре бар. “Вакыт тиз уза, без үзгәрәбез. Без, хәйриячелек белән шөгыльләнү безнең үзебезгә ошаячак, дидек. Элегрәк Рөстәм Нургалиевич билгеләп үткәнчә, бу еллар эчендә күп проектлар гамәлгә ашырылды. Бар да чын күңелдән эшләнә. Барлык хәйриячеләргә дә рәхмәт белдерәм", - диде Минтимер Шәймиев.
Аннары Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе “Эре һәм урта предприятиеләр, оешмалар” номинациясендә җиңүчеләргә дипломнар тапшырды.
Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Россия Федерациясе Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республика дәүләт хакимияте органнары вәкилләре катнашты.
“Татар-информ”, Рөстәм Килсинбаев
Фото: Рамиль Гали
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев