Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Россиядәге барлык кибет киштәләрендә газета-журналлар урын алачак

Моның өчен аларга бер ай эчендә Россия нәширләре белән хезмәттәшлекне җайга салырга кирәк.

Сәүдә челтәрләре вакытлы матбугат басмаларын кибет киштәләренә кире кайтарырга тиеш. Моның өчен аларга бер ай эчендә Россия нәширләре белән хезмәттәшлекне җайга салырга кирәк, дип белдерде РФ сәнәгать һәм сәүдә министры Дмитрий Евтухов. Бу хакта «Татар-информ» МА яза.

«Без басма продукцияне сату эше системалы рәвештә оештырылуын беләбез, шуңа күрә сәүдә вәкилләренең ваклап сату челтәрләрендә газета-журналлар булмаска тиеш дип юк-бар сәбәп табарга тырышуы урынсыз», — дип белдерде ул сәүдә челтәрләрендә басма продукцияне таратуга багышланган киңәшмәдә.

Евтухов вакытлы матбугатның сәүдә челтәрләренең бер өлешендә инде тәкъдим ителүен билгеләп үтте, әмма аларда урын алган газета-журналларның күләмен арттырырга һәм ассортиментын киңәйтергә кирәк. Тагын бер мөһим әйбер — тәкъдим ителгән товарларның актуальлеге, чөнки газеталарның «яшәү срогын» азык-төлек булмаган башка товарлар белән чагыштыру мөмкин түгел.

Әгәр таләп үтәлмәсә, Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы мәсьәләне норматив җайга салырга һәм кибет киштәләрендә газета-журналларның урынын закон нигезендә беркетергә ниятли.

Элегрәк журналистлар Россия Президенты Владимир Путин исеменә хат әзерләп җибәргән иде, анда шул исәптән супермаркет киштәләренә газета-журналларны кире кайтару хакында да сүз бара.

Фото: Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев