Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Россиядә Яңа ел бәйрәмнәрендә эшләүчеләргә икеләтә хезмәт хакы каралган

Евгений Машаров билгеләп үткәнчә, РФ Хезмәт кодексының 113нче маддәсе нигезендә, эш бирүчеләр билгеле бер категория хезмәткәрләрне генә бәйрәмнәрдә эшкә җәлеп итә ала.

31 декабрьдән 11 гыйнварга кадәр бәйрәм көннәрендә эшләгән өчен хезмәт хакы икеләтә күләмдә түләнергә тиеш, шул исәптән сәгать исәбеннән хезмәт хакы алучыларга да. Шулай ук хезмәткәр икеләтә күләмдә түләү урынына эштән ял сорарга мөмкин. Бу хакта РИА Новости белән әңгәмәдә РФ Иҗтимагый палатасының закон проектларына һәм башка норматив актларга иҗтимагый экспертиза үткәрү комиссиясе әгъзасы Евгений Машаров сөйләгән, дип яза «Татар-информ» МА.

Машаров билгеләп үткәнчә, РФ Хезмәт кодексының 113нче маддәсе нигезендә, эш бирүчеләр билгеле бер категория хезмәткәрләрне генә бәйрәмнәрдә эшкә җәлеп итә ала. Бу, мәсәлән, кичектергесез эшләр белән шөгыльләнүчеләр булырга мөмкин. Әмма аларны да килешүдә язылган кагыйдәләр нигезендә генә эшкә чакыртырга ярый. Бәйрәм көннәрендә йөкле хатын-кызларны, балигъ булмаган балаларны һәм башка ташламалы категория вәкилләрен эшкә җәлеп итәргә рөхсәт ителми. Бу затлар иҗади һөнәр ияләре булган очраклар гына искәрмә булып тора.

Шулай ук Евгений Машаров искәрткәнчә, эш бирүчеләргә бәйрәм көннәрендә эшкә җәлеп итү һәм хезмәт хакы түләү кагыйдәләрен бозган өчен штраф яный. Оешмалар кагыйдәләрне беренче тапкыр бозган очракта 30 мең сумнан 50 мең сумга кадәр, кабат бозган очракта 70 мең сумга кадәр штраф түләячәк. Икенче очракта җитәкчене 1-3 елга дисквалификацияләргә дә мөмкиннәр.

Фото: «Татар-информ» МА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2SDnjcsxDWo