Россия Президенты Путин белән туры элемтә булачак
Соңгы яңалыклар

Россия Президенты Путин белән туры элемтә булачак

Кремльдә хәбәр итүләренчә, «Ел нәтиҗәләре» 19 декабрьдә 12:00 сәгатьтә башланачак.

Путин белән традицион туры элемтә 19 декабрьдә узачак. Бу хакта Кремль матбугат хезмәте хәбәр итә, дип яза «Татар-информ» МА.

Президентка сорауларны moskva-putinu.ru (москва-путину.рф) сайтында язып, 0-40-40 номерына СМС-хәбәр җибәреп һәм 8-800-200-40-40 телефон номерына шалтыратып бирергә мөмкин. Быел моның өчен шулай ук МАХ мессенджерындагы чат-ботны кулланырга да була.

Кремльдә хәбәр итүләренчә, «Ел нәтиҗәләре» 12:00 сәгатьтә башланачак. Сораулар 4 декабрьнең 15:00 сәгатеннән алып программа трансляциясе тәмамланганчы кабул ителәчәк.

Фото: «Татар-информ» МА


Нет комментариев