«Ромашка» балалар бакчасы икенче яшьлеген кичерә
Бирегә йөргән сабыйлар вакытлыча районның башка балалар бакчаларына урнаштырылган. Ә коллектив үз урынында: юалар, агарталар, чистарталар...
1986 елда беренче сабыйларны кабул иткән «Ромашка» балалар бакчасы икенче яшьлеген кичерә. Бинаның тышы, эче танып булмаслык булып үзгәргән. Бирегә йөргән сабыйлар вакытлыча районның башка балалар бакчаларына урнаштырылган. Ә коллектив үз урынында: юалар, агарталар, чистарталар...
Балалар бакчасы мөдире Гөлназ Зыятдинова 2011 елдан биредә хезмәт куя. Аның кебек эшен бар күңелен биреп башкара, бакчаның һәр почмагы өчен янып-көеп йөри, һәр сабыйның иминлеген йөрәге аша үткәрә торган җитәкчеләр бик сирәктер. Ул үзе дә әлеге бакчаның беренче чыгарылышы икән.
— 38 ел эчендә бакчабызда бер тапкыр да капиталь ремонт ясалмаган. Үзебезнең коллектив белән даими рәвештә бинаны саклап тоту һәм төркемнәрдәге бүлмәләрне ремонтлау буенча зур тырышлык куйдык. Балалар бакчасының «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасына кертелүе һәм бу елның гыйнвар аеннан ремонт эшләре башлану бакча хезмәткәрләре өчен генә түгел, ә ата-аналарга да зур шатлык булды. Төзүчеләр бик тырышып эшли. Проектның җитәкчесе, төзелешнең прорабы да — безнең садикның чыгарылышлары, — дип сөйләде Гөлназ Зыятдинова.
Капиталь ремонт барышында гомуми төзелеш эшләре башкарылган, иңкү түбә ясалган, җылылык, суүткәргеч, вентиляция системалары, эчке электр челтәре тулысынча алыштырылган, бина җылытылып, фасад яңарган, диварлар буялган, яңа идәннәр, тәрәзә һәм ишекләр, янгын куркынычсызлыгы баскычлары, янгын куркынычсызлыгы сигнализациясе куелган. Шулай ук яңа отмосткалар, баскычлар, тамбурлар, керү юлына навеслар урнаштырыла, сантехника алыштырыла. Программа җиһазлар белән тәэмин итүне дә үз эченә ала.
— Балалар бакчасына ремонтка кадәр 140 сабый йөрде. Яңарган, матурланган бакчага тагын да күбрәк бала килүен көтәбез. Чөнки капиталь ремонттан соң бинабыз тышкы яктан да, эчке яктан да танымаслык булып үзгәрде, яңа төсләр белән балкыды. Яңартылган балалар бакчасында сабыйларга уңайлы, җылы булыр, һәм алар, сөенә-сөенә, бирегә ашыгыр дип ышанабыз. Чөнки бакча ул — бәхетле балачак иле, — диде Гөлназ Зыятдинова.
Динара Һадыева:
— Кызым Евага 5 яшь. Ул әлеге бакчага ике яшеннән бирле йөри. Ремонт турындагы яңалыкны сөенеп кабул иттек. Безнең фатир тәрәзәләре бакчага карап тора. Шуңа күрә ремонт барышын беренче көннәреннән алып күзәтеп бардык. Яңа ел каникулларында ук биредә бик каты эш башланды. Башкалар да үзгәрешләрне күрсен, сөенсен дип, ата-аналар төркеменә ремонттан фотолар да җибәреп тордык. Фасадны үзгәрттеләр, түбәне алыштырдылар, шунда ук фотога төшердек. Бигрәк тә шунысына шаккаттык: нинди һава торышы булуга карамастан, карлы кыш, яңгырлы, суык көннәр, эш кайнады. Хәтта ял көнне дә туктамадылар. Элеккеге бакчабызны да яраттык, әмма иске иде, гел карап, тәртипләп торырга кирәк булды. Мәсәлән, ел саен кыш көне салкын булмасын өчен, тәрәзәләрне клеенка алып каплый идек. Без әлеге балалар бакчасына йөрүебез белән горурланабыз. Кызыбыз да ремонт бетүен зарыгып көтә, тугыз ай икенче бакчага йөрсә дә, үзенекен сагына.
Ольга Галиева:
— Мин — күпбалалы әни. Ике өлкән балам да «Ромашка» бакчасыннан чыгарылды. Кечкенә кызыбыз да бер яшь ярымнан бирегә йөри. Хәзер аңа дүрт яшь. Ремонт булгач, вакытлыча Зур Кукмара балалар бакчасына бирдек. Төзекләндерү эшләренең тизрәк төгәлләнүен көтәбез. Бакчабыз тулысынча яңарган, безгә бик ошады. Бакча мөдире Гөлназ Зыятдинова, хезмәткәрләрнең тырышлыгы күп кергән. Элек бакчаны үз көчебез белән төзекләндереп торсак та, капиталь ремонт кирәк иде. Шуңа күрә без бик сөендек.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев