Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Республика эшмәкәрләренә ярдәм күрсәтелде

Ярдәм «Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм итү» илкүләм проекты буенча гамәлгә ашырылды.

Республикада кече һәм урта эшмәкәрлек вәкилләре «Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм итү» илкүләм проекты буенча финанс һәм мәгълүмати ярдәм алды. Бу хакта «Татар-информ» яза.

Быелның беренче яртыеллыгында 21 эшмәкәр Татарстан Республикасының Экспортка ярдәм итү үзәге булышлыгы белән экспорт килешүләре төзеде. Илкүләм проект гамәлгә ашыру барышында 115 компания экспортка чыгарылды, алар барлыгы 25 миллион долларга экспорт килешүләре төзеде.

Шулай ук финанс ярдәме дә күрсәтелде: эшмәкәрләргә барлыгы 611,2 миллион сум күләмендә 378 микрозайм тәкъдим ителде. Татарстанның Гарантия фонды җаваплылыгы белән 5,1 миллиард сумнан артык күләмдә кредит чаралары җәлеп ителде.

Кече һәм урта эшмәкәрлек вәкилләре алган кредитларның процент ставкаларын компенсацияләүгә 34,4 миллион сум бүленде. Азык-төлек продуктларын һәм әзер ризыкларны заказчыларга илтеп бирү хезмәтенә тотылган чыгымнарны компенсацияләүгә дә барлыгы 28 миллион сум акча бирелде.

Эшчәнлекне кризис шартларында да алып барырга өйрәтү максатында, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча, «Адаптация технологияләре» программасы гамәлгә ашырыла башлады. Анда катнашучылар саны 54 мең кешедән артты.
Татарстан Республикасында эшмәкәрләргә 12,5 мең мәгълүмати-консультация хезмәте күрсәтелде.

фото: «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев