Район үзәк дәваханәсендә «Ак халатлы фәрештәләр» фестивале кысаларында очрашу булды
Фестиваль кысаларында укучылар табиб һөнәре турында мәгълүмат алдылар.
"Ак халатлы фәрештәләр" республика фестивале кысаларында район үзәк дәваханәсендә киләчәктә тормышын медицина юнәлеше белән бәйләргә теләүче өлкән сыйныф укучылары, булачак табиблар катнашында һөнәри юнәлештәге чара узды. Очрашуда район башлыгы Сергей Димитриев, район үзәк дәваханәсенең баш табибы Вадим Рәхмәтуллин, Казан Дәүләт медицина университетында белем алучы якташ студент кызлар чыгыш ясады.
Фестиваль кысаларында укучылар табиб һөнәре, дәваханә эшчәнлеге белән танышты, бүгенге көндә табибларга торак алу өчен эшләп килүче программалар, акчалата түләүләр турында мәгълүмат алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев