Район башлыгы Сергей Димитриев кукмаралыларны һәм кунакларны Питрау бәйрәме белән котлады
Һәр керәшен өчен кадерле булган Питрау бәйрәме күңелләрегезгә тынычлык, яктылык һәм киләсе көнгә ышаныч өстәсен. Дөньялар имин, үзегез сау-сәламәт, бәхетле булыгыз, диелә котлауда.
Район башлыгы Сергей Димитриев кукмаралыларны һәм килгән кунакларны Питрау бәйрәме белән котлады:
– Кукмара районында яшәүче хөрмәтле керәшен якташларыбыз, районыбыз кунаклары! Үзенә генә хас йолаларны, гореф-гадәтләрне саклап яшәүче керәшен халкы бик матур һәм үзенчәлекле булган Питрауны каршы алды. Питрау, дини бәйрәм кысаларыннан чыгып, күпмилләтле районыбыз халкының яраткан бәйрәмнәренең берсенә әверелде. Гасырлар дәвамында халыкның тарихын, динен, яшәеш үзенчәлекләрен үзенә сеңдергән Питрау елдан-ел яңадан-яңа бизәкләр белән тулыланып бара. Аның кабатланмас рухы, сый-хөрмәте, юмартлыгы, бәйге-җиңүләргә җилкендерүе, кызыклы йолалары сокландыра. Питрау ул – җыр, моң, табигать, чәчәк бәйрәме. Нәкъ менә шушы көнне табигатьтә зур үзгәрешләр күзәтелә. Авыл тормышында Питрау аеруча мөһим, үзенчәлекле, чөнки бәйрәмнән соң эш арта. Ә җәй исә – авыл халкы өчен көзгә-кышка әзерлек чоры.
Һәр керәшен өчен кадерле булган Питрау бәйрәме күңелләрегезгә тынычлык, яктылык һәм киләсе көнгә ышаныч өстәсен. Дөньялар имин, үзегез сау-сәламәт, бәхетле булыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев