Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Капиталь төзекләндерелгән Пычак мәктәбе ачылды

Тантаналы чарада катнашучыларның шатлыгын район башлыгы Сергей Димитриев, якташыбыз, Татарстан Республикасының Баш инвестиция-төзелеш идарәсе директоры Илнар Хафизов һәм башкалар уртаклашты.

Бүген Пычак авылы халкы өчен шатлыклы көн булды, чөнки капиталь төзекләндерелгән белем йорты ишекләрен ачты.

Капиталь төзекләндерелгән Пычак мәктәбе ачылды

Тантаналы чарада катнашучыларның шатлыгын район башлыгы Сергей Димитриев, якташыбыз, Татарстан Республикасының Баш инвестиция-төзелеш идарәсе директоры Илнар Хафизов һәм башкалар уртаклашты. 

Капиталь төзекләндерелгән Пычак мәктәбе ачылды

«Командабыз белән район үссен, мәктәп, балалар бакчалары яхшы булсын, белем һәм тәрбия алу өчен бөтен шартлар да тудырыйк дип тырышабыз. Безнең көчебез бердәмлектә, якташыбыз Илнар Фәнил улының да һәрвакыт ярдәмен тоябыз. Бер шикләнмичә әйтә алам: мондый белем йортлары республика авылларында гына түгел, шәһәрләрдә дә юктыр», — диде ул. 

Капиталь төзекләндерелгән Пычак мәктәбе ачылды

Әйе, Илнар Фәнил улының Пычак авыл җирлеге, район өчен башкарган эшләре бәяләп бетергесез. Ул юллар төзелеше, балалар бакчасы, мәдәният йорты ремонты һәм башка бик күп саллы эшләр... Әнә 2001 елда ишекләрен ачкан, 24 еллык тарихы булган белем йортын бүген танырлык түгел. 

Капиталь төзекләндерелгән Пычак мәктәбе ачылды

«Мәктәпнең даны еракларга таралган, без укыган вакытта ул бөтен юнәлешләр буенча районда алдынгы иде. Мин бу бинада бер ел гына укып калдым. Аңа кадәр утын ягып җылытыла торган агач мәктәптә белем алдык. Әмма ул нинди генә булса да, күңелгә шул хәтле якын. Кайда кем булып эшләсәк тә, мәктәптә алган белем безнең хезмәт юлыбызда гомер буе юлдашчыбыз булып тора. Әлеге белем йортын төзекләндерү бик зур теләк иде һәм ул тормышка ашты», — диде Илнар Хафизов һәм укытучы, балалар, әти-әниләрне Белем көне белән тәбрик итте. 

Капиталь төзекләндерелгән Пычак мәктәбе ачылды

Ильяс Кәшәпов, 9 сыйныф укучысы:

Ремонтка кадәр мәктәбебез иске иде, ә быел ул танымаслык булып үзгәргән. Монда бөтен әйбер: өстәл, урындык, шкафлар — барысы да өр-яңа. Кабинетларны карап чыгарга өлгердем, бик шәп. Миңа аеруча спортзал ошады.

Капиталь төзекләндерелгән Пычак мәктәбе ачылды

фото: Ризилә Корбанова/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев