Кукмара яңалыклары

"Хезмәт даны" газетасы - Кукмара районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Өлге авылы халкы өчен яңа мөмкинлекләр: ФАПта капиталь ремонт башкарыла

«Хәзер кайсы гына бүлмәгә керсәң дә чиста, якты, заманча», — ди фельдшер вазыйфасын вакытлыча башкаручы Нурислам Шәңгәрәев.

Өлге авылындагы фельдшер-акушерлык пунктында (ФАП) капиталь ремонт финишка якынлаша.

Район үзәк дәваханәсе баш табибының хуҗалык эшләре буенча урынбасары Илназ Кәримов сүзләренә караганда, төзекләндерү эшләре Татарстан Республикасы халкына беренчел медик-санитар ярдәмне камилләштерүгә юнәлдерелгән чараларны гамәлгә ашыру кысаларында башкарыла. 

— ФАП бинасының эчке ягында төзүчеләр кулы тимәгән бер почмак та калмады. Керү юллары, бүлмәләр үзгәртеп ясалды, стена һәм идәннәр җылыткыч материаллар белән эшләнде, ишек-тәрәзәләр, электр челтәре, җылылык системасы алыштырылды, мәгълүматны тапшыру һәм эшкәртүне тәэмин итә торган инженерлык коммуникацияләре (слаботочки) яңартылды, пандуслар куелды. Алга таба су кертү һәм канализация системасын эшлисе бар. Җиһазлар да кайтыр дип планлаштырыла, — ди ул. 

Биредә фельдшер вазыйфасын вакытлыча Нурислам Шәңгәрәев башкара. Ул ФАПка узган елның көзендә килгән.

— Мин тумышым белән Кукмарадан. Кешеләрне дәвалыйсы, аларга ярдәм итәсе килү теләге Яр Чаллы медицина көллиятенә алып килде. Дүрт ел укып, диплом алганнан соң, дәваханәдә эшләдем. Ун ел зур шәһәрдә яшәгәннән соң, ике ел элек гаиләм белән туган якка кайттым. Бүгенге көндә Кукмарада яшим, хезмәт куям, — ди Нурислам Рафаэль улы. — Иң элек Камышлыдагы ФАПта декрет ялына киткән фельдшерны алыштырдым, хәзер Өлгедә эшлим. Ярдәмчем — Миләүшә Фәләхова.

Фельдшер сүзләренчә, төзелеш оешмасы хезмәткәрләре ремонт эшләренә гыйнвар башында керешкән. 

— Ремонт барышында су кертеләчәк һәм бәдрәф бүлмәсе дә ясалачак. Моңарчы андый уңайлыклар юк иде: Миләүшәгә суны клубтан чиләкләп ташырга туры килде, бу бик уңайсыз булды, — ди ул. — Хәзер кайсы гына бүлмәгә керсәң дә чиста, якты, заманча. Яңартылган бинада исән-имин эшләргә язсын. 

Нурислам Шәңгәрәев Өлге авылы халкына — барлыгы 370тән артык кешегә (шуларның 50дән күбрәге балалар), хезмәт күрсәтә. Әлегә фельдшер пациентларны Кукмараның Туеш бистәсендәге «Фатыйма» сәламәтләндерү үзәгендә кабул итә. 

— Безгә башлыча өлкәннәр мөрәҗәгать итә. Аларны күбрәк йөрәк-кан тамыры авырулары борчый. Тиешле дәвалау чаралары билгелим, уколлар ясыйм. Хәле катлаулы, авыруы җитди булганнарны район үзәк дәваханәсенә җибәрәбез. Ятып авыручыларның өйләренә атнага бер тапкыр барып, хәлләрен белешәбез, — ди фельдшер. 

Яңартылган ФАП ишекләрен ачкач, авыл халкы заманча шартларда медицина ярдәме алу мөмкинлегенә ия булачак. Бу исә өлкәннәргә дә, яшь гаиләләр, балалар өчен дә зур уңайлык.

Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: төзелеш