Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Ноябрьдә республикада нинди һава торышы көтелә?

Ноябрьнең беренче декадасы елның бу вакыты өчен шактый җылы булыр, уңай температура аномалиясе +4 градус тәшкил итәр дип көтелә.

Ноябрь аенда Казанда һава торышы нормадан югары булачак. Күпьеллык күзәтүләрдән күренгәнчә, уртача алганда кар катламы 17-20 ноябрьдә ята. КФУның Экология һәм табигатьтән файдалану институты метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы доценты Тимур Әүхәдиев шул хакта сөйләде, дип яза «Татар-информ» МА.

«Ноябрь аенда температура нормадан югарырак булыр, ягъни „плюс“ тамгасы белән 1 градус тирәсе тәшкил итәр дип көтелә. Бу айда температураның күпьеллык нормасы -3,5 градуска тигез», — диде Әүхәдиев.

Аның сүзләренчә, әлеге айда явым-төшем күләме дә нормадан азрак булачак. Ноябрьнең беренче декадасы елның бу вакыты өчен шактый җылы булыр, уңай температура аномалиясе +4 градус тәшкил итәр дип көтелә. Атна ахырында һава торышын циклон билгеләячәк.

«Температураларның уңай фоны сакланачак, тотрыклы кар катламы ятуы көтелми. Күпьеллык климатик күзәтүләрдән күренгәнчә, Татарстанда тотрыклы кар катламы уртача алганда 17-20 ноябрьдә ята», — дип сүзен төгәлләде доцент.

Ул шулай ук җомгадан шимбәгә каршы атмосфера басымының кисәк түбәнәюе хакында кисәтте. Әйтик, басым 10 миллиметрга түбәнәергә мөмкин — бу метеосизгер кешеләрнең кәефенә тискәре йогынты ясаячак.

фото: Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев