Кукмарада Халыкара инвалидлар көненә багышланган чара узды
Бәйрәм бүләкләүләр, матур җырлар белән үрелеп барды.
Район Мәдәният йортында Халыкара инвалидлар көне уңаеннан «Чикләүләрсез дөнья» дигән концерт программасы тәкъдим ителде. Анда район башлыгы Сергей Димитриев, җитәкчеләр, физик мөмкинлеге чикле райондашлар һәм башкалар катнашты.
Чарага килүчеләр иң элек фойеда урын алган оста куллы райондашларның хезмәтләреннән әзерләнгән күргәзмәләр белән танышты, мастер-классларда катнашты, шулай ук теләге булганнар өстәл уеннарында да үз көчен сынады.
.jpg)
Бәйрәм концертына килүчеләрне район башлыгы Сергей Димитриев сәламләде:
«Мәдәният йортының ишеген атлап керүгә үк балалар каршы алды, берсеннән-берсе уздырып, матур шигырьләр сөйләде. Күргәзмәләр белән дә таныштык, барысы да бик күркәм. Оештыручыларга, физик мөмкинлеге чикле балалар тәрбияләүчеләргә, аларның төрле яклы үсеше өчен зур тырышлык куючыларга зур рәхмәтемне ирештерәм. Һәркемгә саулык-сәламәтлек, иминлек телим. Күкләребез һәрчак аяз булсын», — диде Сергей Димитриев.
Бәйрәм бүләкләүләр, матур җырлар белән үрелеп барды.
Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев