Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Хокукларыгызны белегез: 20 ноябрьдә Кукмарада бушлай юридик ярдәм күрсәтелә

Түләүсез юридик ярдәм күрсәтү «Татарстан Республикасында юстицияне үстерү» дәүләт программасы максатларына һәм бурычларына туры килә.

20 ноябрьдә Татарстанда Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көненә багышланган масштаблы чаралар узачак. Аларның төп максаты – үсеп килүче буынга, шулай ук аларның ата-аналарына һәм балалар белән эшләүче белгечләргә хокукый белем бирү. Бу хакта ТР Юстиция министрлыгының Матбугат хезмәте хәбәр итә, дип яза «Татар-информ» МА.

Республикада лекцияләр, семинарлар һәм консультацияләр уздыру планлаштырыла. Кирәк кешегә бала хокуклары, опека мәсьәләләре һәм ата-ана мөнәсәбәтләренең үзенчәлекләре аңлатылачак. Балаларның коррупциягә каршы торуына аерым игътибар биреләчәк.

ТР Юстиция министрлыгында:

«Белем алу гына түгел, аларны практикада кулланырга — үз хокукларыңны якларга, янауларны ачыкларга һәм ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә өйрәнергә кирәк», – диделәр.

Күпбалалы гаиләләр, инвалид балаларның ата-аналары, тәрбиягә алынган балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган баланы тәрбиягә алырга теләүче гражданнар бу көнне түләүсез юридик ярдәм ала алачак.

Планлаштырылган чараларның тулы исемлеге белән ведомствоның рәсми сайтында танышырга мөмкин. Түләүсез юридик ярдәм күрсәтү «Татарстан Республикасында юстицияне үстерү» дәүләт программасы максатларына һәм бурычларына туры килә.

Кукмарада 20 ноябрь көнне 14.00 сәгатьтә район Башкарма комитеты бинасында бушка юридик ярдәм күрсәтеләчәк.

Фото: «Татар-информ» МА

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев