Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

«Чиста шәһәр» оешмасы җитәкчесе Фирдәил Шәрипов: Оешманың 19 техникасы кыш көне кар чистартуда катнашачак

Чисташәһәрлеләр иртүк зур юлларны, тротуарларны ачып, чистартып куярга тырышалар.

Кукмара көннән-көн үсә, матурлана, димәк, андагы чисталык, тәртипкә карата таләпләр дә катгыйлана дигән сүз. Яңа урамнар барлыкка килү, тротуарлар ясалу да эш күләмен арттыра. Шуңа күрә “Чиста шәһәр” оешмасының хезмәте аеруча җаваплы.

 “Чиста шәһәр” оешмасы җитәкчесе  Фирдәил Шәриповның сүзләренә караганда, бүгенге көндә кышка әзерлек эшләре бара. 

– Без Кукмара эчендә 125 урамга хезмәт күрсәтәбез. Моннан тыш, Зур Кукмара ягына да барабыз, сорау булганда, Манзараска да чыгабыз. Хәзер юлларның торышы буенча таләпләр каты, бозлавык булмаска тиеш. Шуңа күрә кышын бик еш тозлы ком катнашмасын сибәргә туры килә. Көн саен ике машина, катнашма төяп, шәһәр буенча чыгып китәргә әзер тора. Үткән ел ул 950 тонна тотылды, 50 тонна тирәсе запас калды. Быел сентябрь аенда Казаннан 200 тонна тоз, Нократ Аланыннан 1000 тонна ком ташып, аларны кушып әзерләп куйдык, – диде оешма җитәкчесе. – Бездә бүгенге көндә якынча 48 кеше хезмәт куя. Төп проблема кадрлар җитмәү белән бәйле, механизатор, машина йөртүчеләр кирәк. Оешмада барлыгы 24 техника бар, шуның 19ы кыш көне кар чистартуда катнашачак. Техникаларны кышкы сезонга әзер, дияргә була, соңгы вак-төяк ремонт эшләре калып бара. 

Чисташәһәрлеләр иртүк, кеше йокыдан торганчы, урамнарга чыгып китәләр, иң беренче зур юлларны, тротуарларны ачып, чистартып куярга тырышалар. Аннары барлык техника үз участокларына тарала. “Үткән ел кыш үзен күрсәтте, кар-бураннарга бай булды, безгә бик авырга туры килде. Быел ничек булыр?!” – диде Фирдәил Шәрипов.

Әйе, “Чиста шәһәр” оешмасының башкарган эш күләмен бәяләп бетергесез: кайчан карама алар шәһәребезне чиста, уңайлы итү өчен көч куя. Әйләнә-тирәбезне чүп-чардан чистарту, чәчәк, агачларны карап үстерү, кыш көне юл-тротуарларны кардан арындыру һәм башка бик күп хезмәтне башкару өчен аларга таң белән торып эшкә барырга һәм караңгы төшкәнче бил бөгәргә туры килә. 

Кукмарада яшәүче Рамил Аллякимовның “Чиста шәһәр” оешмасында эшли башлаганына унбер ел булган. Башта ул төйи торган техникада хезмәт куйса, хәзер грейдер иярли. Җәен юллар салабыз, ә кышын кар эттерәбез дип сөйләде эше турында. 

– Бу – безнең оешмада иң яңа техниканың берсе, – ди механизатор, тимер атын мактап. – Хәзерге вакытта гаражда кайнашабыз, техникаларны кышка әзерлибез, тәгәрмәчләрен майлап карап куям. Кышын буранлы көннәрдә иртәнге сәгать өчтә, дүрттә урамга чыгып китәргә туры килә. Без барысына да әзер булырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев