Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районының Манзарас авылында җирлек башкарма комитеты бинасы салына

Эш «Татарстан Республикасында муниципаль берәмлекләр җирлекләре башкарма комитет биналарын төзү» программасы буенча башкарыла.

Манзарас авыл җирлегенә Манзарас, Киндеркүл, Кәчимир һәм Өлге авыллары керә.

Җирлек башлыгы вазыйфаларын башкаручы Рашидә Хәбибуллина әйтүенчә, соңгы берничә елда хуҗалыклар саны бик күпкә арткан. Киндеркүлнең Новая урамында — 52, Манзарасның «Көньяк-5» микрорайонында — 178, «Көньяк-6» микрорайонында 1060 йорт өстәлгән. 

«Җирлегебез үсә, көннән-көн матурлана, берсеннән-берсе яхшы йортлар салына. Алар арасында безнең 1972 елда төзелгән җирлек башкарма комитеты бинасы бик моңаеп утыра иде. Кайчандыр аны сайдинг белән тышлаган булганнар, әмма калган бер җиренә дә төзүчеләр кулы тимәгән. Су кермәгән, канализация юк, бәдрәф тә тышта иде. Мин җирлек башкарма комитетында 12 ел эшлим. 2012 елда үз тырышлыгыбыз белән идәннәргә линолеум җәйдек, кабинет диварларын буядык, тәрәзәләрне яңарттык. Әмма искегә тисәң, исең китә. Күпме генә матурларга тырышсак та, бина бер дә кешене үзенә тартырлык булмады. „Татарстан Республикасында муниципаль берәмлекләр җирлекләре башкарма комитет биналарын төзү“ программасы буенча быел, ниһаять, бездә зур эшләр башланды. Эскиз проектыннан күренгәнчә, яңа бина бик шәп булачак», — ди Рашидә ханым.

Эшкә районның бер төзелеш оешмасы алынган. Иң элек иске бина тулысынча сүтелгән, бина артындагы агачлар киселгән, чистартылган, территориягә берничә йөк кара балчык китерелгән һәм яңа корылманың нигезе салынган. 

«Хәзерге вакытта бинаның стенасын күтәрү эшләре бара. Анда җирлек башлыгының, сәркатипнең үз бүлмәсе булачак. Шулай ук архив, хәрби эш (военное дело) кабинетлары ясау, су, канализация үткәрү — һәммәсе планда бар. Без вакытлыча Кәчимир авылындагы клубка күчтек. Яңа бинада да сөенеп эшләргә язсын», — ди Рашидә Гаян кызы.

фото: Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев