Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмараның «Ромашка» балалар бакчасында капиталь ремонт эшләре бара

38 ел дәвамында биредә бер тапкыр да капиталь төзекләндерү эшләре үткәрелмәгән булган.

140 балага исәпләнгән «Ромашка» балалар бакчасы төзекләндерү эшләрен бик күптәннән көткән.

«38 ел дәвамында безнең бакчага бер тапкыр да капиталь ремонт ясалганы булмады. Бина шактый искергән, таушалган иде. Әмма без аны үз көчебездән килгәнчә тәртипләп, төзекләндереп тордык, балаларга тиешле белем-тәрбия бирдек. „Авыл территорияләрен комплекслы үстерү“ дәүләт программасына кертелү һәм быелның гыйнвар аеннан эш башлану бакча хезмәткәрләре өчен генә түгел, әти-әниләргә дә зур сөенеч булды. Төзүчеләр бригадасы бик тырыш, һәр эшне җиренә җиткереп башкаралар, безнең фикерләрне, тәкъдимнәрне дә искә алалар. Мин аларның хезмәтеннән тулысынча канәгать», — ди бакча мөдире Гөлназ Зыятдинова.

Мөдир сүзләренә караганда, программа үз эченә шактый эшләрне ала. 

«Иң мөһиме: без яңа түбәле булдык, һәм аннан хәзер яңгыр яуганда су үтми. Бинаның тышкы ягы төсле, матур профнастил белән эшләнде, барлык иске ишекләр, агач тәрәзәләр заманчага алыштырылды. Су, җылылык, канализация системалары да яңартыла. Азык блогына, төркемнәргә җиһазлар, стеллажлар, музыка залы өчен кирәк-яраклар, яңа өстәл-урындыклар кайтачак. Безнең бакчага алты төркемдә 120 бала йөри иде. Ремонт вакытында алар шәһәрнең төрле балалар бакчаларына вакытлыча күчерелде», — ди Гөлназ Зыятдинова. 

фото: Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев