Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада махсус хәрби операция зонасындагы егетләргә җибәрү өчен автомунча ясыйлар

Әлеге мунча — җиденчесе.

Бердәмлек авырлык килгәндә сынала. Махсус хәрби операция барган вакытларда без әлеге сүзләрнең хаклыгына аеруча ныграк инанабыз. 

Сүз дә юк, гуманитар ярдәм җыю буенча район халкы бик актив. Яшьләр, өлкәннәр, кем ничек булдыра ала, шулай булышырга тырыша хәрбиләргә. Азык продуктлары, шәхси гигиена чаралары, киемнәр — һәммәсе әзерләнә һәм тиешле урыннарга җибәрелә. Хәзерге вакытта «Сугышчан кардәшлек» оешмасы базасында махсус хәрби операция зонасындагы ир-егетләр өчен автомунча ясыйлар. 

«Әлеге мунча — җиденчесе. Алтыны инде алып барып урнаштырдылар. Интернет челтәрендәге алу-сату төркемнәренең берсеннән үзебезгә яраклы йөк машинасы эзләп таптык та, хуҗасы белән сөйләшеп, кулай бәягә алып кайттык. Егетләр: балта осталары, эретеп ябыштыручылар, тимерчеләр тиз арада мунчаны ясау эшенә дә кереште. Ул юыну һәм киенү-чишенү өлешләреннән торачак. Яхшылап эчен тышладык, кечкенә тәрәзәләр куйдык, ишекләр, мич, салкын һәм кайнар су өчен баклар урнаштырабыз. Шулай ук мунчада кер юу машинасы да урын алачак. Бензин белән эшли торган генератор, теләсә кайсы плотинадан су суыртып алу өчен насос, шланглар әзерлибез. Капларга чиләк, табак-чүмеч, кер юу порошоклары, сабын, шампуньнәр, мунчалаларны да тутырабыз. Эшне төгәлләп, бер кат яхшылап машинаның төзеклеген тикшергәч, автомунчаны махсус хәрби операция зонасына җибәрергә планлаштырабыз», — ди районның «Сугышчан кардәшлек» оешмасы җитәкчесе Радик Габдрахманов. 

Радик Габдрахманов арабызда миһербанлы, олы йөрәкле кешеләрнең күп булуын билгеләп үтте. 

«Базага һәрдаим килеп торалар. Акчалата да, кирәк-ярак белән дә булышалар. Әле бу көннәрдә Казандагы координатордан госпитальгә ярдәм кирәклеге турында үтенеч килгән иде. Үзебездә булган запастагы әйберләрдән госпитальдә ятучы егетләргә дә өлеш чыгардык. Аларга сохари, печенье, ярмалар, шикәр комы, сабын, матрас, урын-җир әйберләре, мендәрләр, дымлы салфеткалар тупладык. Сугышчан кардәшлек» оешмасы өченче елын эшли. Махсус хәрби операция зонасындагы егетләргә 28 тапкыр гуманитар ярдәм, 11 автомобиль, 6 автомунча (җиденчесе төзелә) җибәрелде. Алга таба да бергә һәм бердәм булыйк!» — ди ул.

фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев