Мошенниклык: Кукмара районында яшәүчеләргә 40 миллион сумнан артык зыян килгән
Быелның ун аенда Кукмара районында 80 мошенниклык очрагы теркәлгән.
Мошенниклык бүгенге көндә иң зур проблемаларның берсе булып кала бирә. Ялган юл белән акча үзләштерүчеләр беркемне аямый. Заман белән бергә атлый, үз ятьмәләренә төшерү өчен нинди генә ысуллар уйлап тапмый алар!
Быелның ун аенда район эчке эшләр бүлегендә мәгълүмати технологияләр өлкәсе белән бәйле 80 мошенниклык очрагы теркәлгән.
Халыкка килгән зыян барлыгы 40 миллион 150 мең 58 сумны тәшкил итә!
— Халык арасында даими рәвештә аңлату эшләре алып барылуга карамастан, мошенниклар тозагына эләгүчеләр саны кимеми, киресенчә, арта гына. Кемнедер сату-алу платформасы аша алдыйлар, ә кемдер инвестиция мәйданчыкларында тиз генә акча эшләү ниятеннән төпсез коега төшә, — ди район эчке эшләр бүлегенең полиция начальнигы урынбасары Илнар Җиһаншин. — Берничә мисал китерәм. Быелның гыйнвар аенда бер райондашыбыз, интернетта вакытлыча теркәлгән ниндидер инвестицияләр компаниясе аша үзенең керемен арттырмакчы була һәм кырыгалдарның банк счетына 1 миллион 352 мең сум акча күчерә. Февраль аенда кар чанасы сатып алырга җыенган ир кеше дә 172 мең 798 сум акчасыннан колак какты. Ике арада СМС-хәбәр язышкан вакытта билгесез кеше аңа, сылтама аша күчеп, электрон рәвештә акча юлларга кирәклеген әйтә. Райондашыбыз барлык күрсәтмәләрне үти. Тик менә кар чанасы гына Кукмарага кайтып җитми.
«Якын кешегез юл-транспорт һәлакәтенә юлыкты!»
Әлеге төр мошенниклык ысулы инде кулланылмый ахры, дип уйлаган идек, ялгышканбыз. Март аенда бер райондашыбызның телефоны шалтырый һәм аңа элемтәнең икенче очындагы кеше фаҗига турындагы хәбәрне ирештерә. Тәмам ышанычын яулаганнан соң, мошенниклар аның йөз мең сум акчасын үзләштерә.
— Банк хезмәткәрләре исеменнән шалтырату очраклары да бар. Бер райондашыбыз быел алар корбаны булды. Аңа банк счетлары белән бәйле ялган мәгълүмат җиткерәләр, ситуацияне хәл итү өчен "имин счет«ка акча күчерү мөһимлеген әйтләр. Нәтиҗәдә кукмаралыга 1 миллион 713 мең сум зыян килә, — дип сүзен дәвам итте Илнар Җиһаншин. — Әле күптән түгел генә безгә мөрәҗәгать иткән райондашыбыз үзенең уяулыгы аркасында мошенникларга эләкми кала. Аның кәрәзле телефонына шалтыраталар һәм хәбәргә чыгучы үзен «Энергосбыт» хезмәткәре дип таныштыра, электр счетчигын алыштыру вакыты җиткәнлеген әйтә, шәхси счетның иминият номерын (СНИЛС), салым түләүченең идентификация номеры (ИНН) һәм паспорт мәгълүматларын сорый. Мондый төр алдау очраклары турында ишеткәне булган ир кеше, телефон трубкасын куя һәм полициягә хәбәр итә.
Онытмагыз: Банклар да, оешма-предприятиеләр дә беркайчан шалтыратып шәхси мәгълүматларны сорамый! Ялган юл белән акча үзләштерүчеләрнең кармагына эләкмәс өчен һәркемне уяу, игътибарлы булырга чакырабыз.
Полиция кисәтә!
- Банк картасы һәм счет номерлары турындагы мәгълүматларны беркемгә әйтмәгез.
- Телефонга килгән парольләрне чит кешегә, аеруча пароль сорап шалтыратучыларга җиткерергә ярамый. Чөнки мошенниклар шул рәвешле җайлы гына итеп шәхси кабинетларга үтеп керә һәм онлайн-кредитлар рәсмиләштерә ала.
- Шикле сылтамалар аша кермәгез, югары эш хакы вәгъдә итүче интернет-программаларга теркәлмәгез, видеороликлардагы рекламаларга карата игътибарлы булыгыз.
- Таныш түгел номердан элемтәгә чыгучы «Дәүләт хезмәтләре» порталындагы шәхси мәгълүматлар, банк счетларындагы акчаларның иминлеге турында сораса, тиз арада сөйләшүне туктатыгыз.
- Якыннарыгызга, аеруча өлкән яшьтәгеләргә мошенниклык төрләре турында сөйләгез.
- Банк хезмәткәре беркайчан, телефоннан әйтеп торып, сезгә акчаларны таныш түгел счетларга күчерергә мәҗбүр итми. Игътибарлы булыгыз, үз милкегезне саклагыз!
Ялган корбаны булган очракта «02», «112» номерларына хәбәр итәргә кирәк.
Фото: «Татар-информ» МА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев