Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

#МойГеройМояСемья: Петров Борис Петрович

Редакциянең бүлек мөдире Алсу Сәләхетдинова үзенең туганы турында сөйләде.

Туганыбыз, әбинең бертуган абыйсы Петров Борис Петрович 1914 елда Кукмара районының Үрәсбаш авылында туып-үсә. Ул түгәрәк йөзле, бик матур, укымышлы кеше була, Тәкәнештә райком секретаре булып эшли.

Борис абыйның кайда хезмәт итүе, сугышчан батырлыгы хакында Ватанны саклаучылар, Бөек Ватан сугышы һәм аннан соңгы елларда һәлак булган, хәбәрсез югалган солдатлар турындагы мәгълүматлар туплаган “Мемориал” электрон архивында, “Халык хәтере” проектында язылган. 1944 елда Тәкәнеш районы хәрби комиссариатыннан чакырылган Борис Петров Беренче Украина фронтында сугыша. Ул 1412нче зенит артиллерия полкының 37нче зенит артиллерия дивизиясендә взвод командиры булып хезмәт итә. Польшаның иң озын елгасы Висла аша салынган күперне саклаган вакытта – 1945 елның 8 гыйнварында туганыбыз батырларча һәлак була. Аны Польшаның Жешув шәһәрендә җирлиләр.

Вафатыннан соң Борис Петровка Икенче дәрәҗә Ватан сугышы ордены бирелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев