Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Махсус хәрби операциядә алгы сызыкта катнашучы хәрбиләр Кукмара районы халкын шәһәр көне белән котладылар

Шәһәр халкына бәйрәм мөрәҗәгате белән берьюлы берничә подразделениедан хәрбиләр мөрәҗәгать итте.

Махсус хәрби операциядә алгы сызыкта катнашучы хәрбиләр видеомөрәҗәгать яздырган, алар анда якташларны Шәһәр көне белән котлый. Роликларны район башлыгы Сергей Димитриев ВКонтакте социаль челтәрендәге үз битендә урнаштырды.

Шәһәр халкына бәйрәм мөрәҗәгате белән берьюлы берничә подразделениедан хәрбиләр мөрәҗәгать итте. Алар район халкына күрсәткән кайгыртулары өчен рәхмәт белдерә.

«Район халкын чын күңелдән Шәһәр көне белән котлыйбыз! Иминлек, сәламәтлек, сабырлык һәм баш өстендә тыныч күк йөзе телибез. Без, махсус хәрби операция зонасында булганда, моның өчен барысын да эшләргә тырышачакбыз. Сезгә һәм район хакимиятенә рухи, гуманитар ярдәмегез өчен рәхмәт әйтәсе килә. Җиңү безнең якта булачак!» — ди «Витязь» позывнойлы хәрби.

Махсус хәрби операция башланганнан бирле Кукмара районы халкы актив гражданлык позициясе күрсәтте. Район җитәкчелеге, оешма-предприятиеләр җитәкчеләре, эшмәкәрләр, активистлар, волонтерлар, битараф булмаган район халкы ярдәме белән хәрбиләргә, аларның гаиләләренә, шулай ук республикада шефлыкка алынган Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә 116 миллион сумнан артык гуманитар ярдәм күрсәтелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев