Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Махсус операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләре өчен яңа ташламалар булдырылды

Контрактниклар һәм аларның гаиләләре өчен ярдәм чаралары ташламалар һәм финанс ярдәменең киң спектрын колачлый, аңа матди булышлык, торак-коммуналь хезмәтләргә һәм транспортка түләгәндә ташламалар, социаль хезмәт күрсәтү, гражданнарны үзара салым түләүдән азат итү һәм башка әһәмиятле чаралар керә.

Татарстан Республикасында махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләре өчен яңа ташламалар барлыкка килде. Аларның саны 16 төр буенча 2219га җитте. Бу хакта ТР Юстиция министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә, дип яза «Татар-информ» МА.

Яңа ташламалар:

  • балаларны интернат-мәктәпләргә йөрткән өчен ата-ана түләвеннән азат итү;
  • җирле салымнар буенча салымның вакытында түләнми калган өлешен, шулай ук пеня һәм штрафлар буенча бурычны түләттерүне өметсез дип табу.

Контрактниклар һәм аларның гаиләләре өчен ярдәм чаралары ташламалар һәм финанс ярдәменең киң спектрын колачлый, аңа матди булышлык, торак-коммуналь хезмәтләргә һәм транспортка түләгәндә ташламалар, социаль хезмәт күрсәтү, гражданнарны үзара салым түләүдән азат итү һәм башка әһәмиятле чаралар керә.

Чаралар һәм кабул ителгән актларның гомумиләштерелгән исемлеге квартал саен РФ Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе сайтында урнаштырыла.

фото: «Татар-информ» МА

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев