Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

МАХ аша электрон студент билетларын күрсәтеп булачак

Электрон документлар кәгазь аналогларының барлык функцияләренә ия булачак: тиешле QR-кодны уку йортларына керү, уку өлгерешен контрольдә тоту, шулай ук студентларга каралган ташламаларны алу өчен файдаланып булачак.

Дәүләт Думасы цифрлы студент билетларын һәм зачет кенәгәләрен кертү турында закон проектын икенче һәм өченче укылышларда хуплады. Алар «Дәүләт хезмәтләре» порталында һәм Max милли мессенджерында QR-код ярдәмендә кулланыла алачак. Бу хакта «Коммерсант» хәбәр итә, дип яза «Татар-информ» МА.

Электрон документлар кәгазь аналогларының барлык функцияләренә ия булачак: тиешле QR-кодны уку йортларына керү, уку өлгерешен контрольдә тоту, шулай ук студентларга каралган ташламаларны алу өчен (мәсәлән, юл йөрү билетын сатып алганда) файдаланып булачак.

Шулай ук законга әлеге документлардан алынган мәгълүматларны Дәүләт йомгаклау аттестациясенең федераль мәгълүмат системасында мәҗбүри рәвештә бастыру турындагы норма да кертелгән. Әмма оборона һәм милли иминлек белән бәйле югары уку йортларында белем алучы студентлар документларны бары тик кәгазь форматта гына алачак.

Фото» «Татар-информ» МА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев