Кара көз күңелне авырайтса да, эчтә барыбер җылы өмет яши.
Кара көз җиткәч, үземне әллә нинди арыган, моңсу итеп тоя башлыйм.
Көннәр кыскара, иртән торганда да тышта яктылык юк, шуңа кәеф тә югалып китә. Урамда пычрак, салкын, яңгырлы — күңел дә шуңа ияреп караңгылана кебек. Кояш күренми, болытлар астында йөрү дә күңелне баса.
Шулай да күңелем нидер көтә, әйтерсең лә, бер көнне барысы да яктырып китәр. Мин кояшлы, җылы, нурлы көннәрне сагынам. Кеше елмаюын, күңеллелекне, яктылыкны күрәсем килә. Кара көз күңелне авырайтса да, эчтә барыбер җылы өмет яши.
Галия, Кукмара
Фото: «Татар-информ» МА
Нет комментариев