Конкурста җиңүчеләргә акчалата сертификатлар тапшырылды. Моннан тыш, беренче урын алучылар чит илләрдә һәм Россия төбәкләрендә стажировка узу мөмкинлегенә ия булдылар.
Казан Игенчеләр сараенда Татарстанның агросәнәгать комплексында эшләүче яшь белгечләр арасында «Һөнәре буенча иң яхшысы» республика һөнәри осталык конкурсы җиңүчеләрен бүләкләделәр.
Сайлап алу һәм конкурс Казан дәүләт аграр университеты һәм Казан дәүләт ветеринария академиясе базасында узды. Беренче этапта катнашучылар тиешле юнәлешләр буенча тест билетларына җавап бирделәр. Аннары яшь эшчеләр һәм студентлар практикада профессиональ осталыкларын күрсәттеләр.

Якташларыбыз, «Урал» хуҗалыгыннан Айгөл Гыйльметдинова – «Иң яхшы терлекче - бозау караучы», Раиф Гарипов «Машина белән сыер саву буенча иң яхшы оператор» номинациясендә беренче урынны яулады, «Иң яхшы көтү яңарту технологы» номинациясендә Илгиз Сәмигуллин икенче урынга лаек булды.

Конкурста җиңүчеләргә акчалата сертификатлар тапшырылды. Моннан тыш, беренче урын алучылар чит илләрдә һәм Россия төбәкләрендә стажировка узу мөмкинлегенә ия булдылар.
«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз
Нет комментариев