Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмараның «Сугышчан кардәшлек» оешмасы махсус хәрби операциядәге егетләргә чираттагы автомунчаны озатты

Тышкы яктан гадәти машина кебек күренсә дә, эчен чын мунча итеп ясаганнар: мич урнаштырылган, чишенү бүлмәсе бар, кер юу машинасы куелган.

Без килгәндә, «Сугышчан кардәшлек» оешмасы егетләренең ГАЗ-53 машинасы янында кайнашкан вакытлары иде. Солдатларга дигән автомунча әзер, бүген алар юлга кузгалачак, ә аңа кадәр машинаны башка кирәк-яраклар белән тутырырга кирәк. Ниләр генә юк анда! Тартма-тартма посылкалар белән шыплап тулган мунча эченә «Урал» мотоциклы да кереп урнашты. «Барысы да егетләргә, җиңү белән кайтсыннар», — диделәр «Сугышчан кардәшлек» оешмасында.

Кукмараның «Сугышчан кардәшлек» оешмасы махсус хәрби операциядәге егетләргә чираттагы автомунчаны озатты

Тышкы яктан гадәти машина кебек күренсә дә, эчен чын мунча итеп ясаганнар: мич урнаштырылган, чишенү бүлмәсе бар, кер юу машинасы куелган. 

«Бу машинаны Казаннан алып кайттык. Аннан соң яхшылап ремонтладык: двигателен карадык, маен алмаштырдык. 30 литрлы һәм 150 литрлы су мичкәләренә заказ биреп кайтарттык. Мич, су краннары урнаштырдык. Генератор куйдык, яктылык булачак. Барысы да эшли. Юыну кирәк-яраклары, шланг, насос — барысын да алдык. Мунча тышкы яктан ягып җылытыла», — дип сөйләде «Сугышчан кардәшлек» оешмасы вәкиле, әфганчы Фәнис Кәримуллин.

«Сугышчан кардәшлек» оешмасы ике ел эшли, бу — аларның солдатларга җибәргән җиденче автомунчалары. 

«Иң беренче Арча районының волонтер егетләре, мунча ясап, аны эвакуатор ярдәмендә солдатларга озатты. Безгә исә „Экосервис“ оешмасы исәптән төшерелгән машина бирде. Әлеге машинаны үзгәртеп, шуннан автомунча ясадык, бу безнең беренче тәҗрибә булды. Аны ике ай дәвамында җыйган идек. Шуннан соң бу эш үзеннән-үзе дәвам итте. Ике УАЗик, ике Нива, Хантер, автомунчалар — барысы бергә унбишләп машина җибәрдек. Егетләр өчен тырышабыз», — диде Фәнис Кәримуллин.

Бу райондашларның, гомумән, бөтен Татарстан халкының илгә килгән кайгыга битараф түгел икәнлеген күрсәтә. Күмәк эш тау күчерә, диелә бит мәкальдә.«Сугышчан кардәшлек» оешмасы егетләре эшмәкәрләрдән Фәнил Хөрәмшин, Вадим Әхәтовларны аерым билгеләп үтте. Кемдер — төзелеш материаллары, икенчеләр — матди яктан, өченчеләре кул көче белән ярдәм итә, диделәр.

Фото: Ризилә Корбанова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев