Кукмараның «Кыңгырау» балалар бакчасы республика гранты бәйгесендә җиңү яулады
Грантның суммасы — 500 мең сум.
Республикада ел саен «Ике телдә белем бирүче иң яхшы балалар бакчасы» дигән республика гранты бәйгесе үтә. Анда татар телендә белем бирүче балалар бакчалары катнаша. 2023-2024нче уку елында бу бәйгедә катнашу өчен Кукмараның 7нче балалар бакчасы ел башыннан проект эшенә тема сайлады һәм язуга алынды. Проектка максат куелды, бурычлар билгеләнде. Һәм проектны тормышка ашыру барышында булачак продукция ачыкланды.
Май ахырында балалар бакчалары секциясендә «Ике телдә белем бирүче иң яхшы балалар бакчасы» гранты бәйгесенең бүләкләү тантанасы булды. Республика буенча грантка ия булучыларның саны — 270. Алар арасында быел грант хуҗалары 20 балалар бакчасы. Кукмараның 7нче номерлы «Кыңгырау» балалар бакчасының рейтинг буенча буенча беренче урынга чыгуы — безнең өчен зур шатлык. Грантның суммасы — 500 мең сум.
«Кыңгырау» балалар бакчасы 2023-2024нче уку елында «Кыңгырау ТВ» телевидение проектын тормышка ашырды.
Проект эшен һөнәри юнәлеш белән бәйләп алып, Кукмарада җитештерелүче 6 төр продукциянең оешмалары эшчәнлеге белән танышты. Телевидение оешмаларда булып сюжетлар төшерде. Шушы предприятиеләргә макетлар ясалды. Проект эшенә йомгак «Һөнәрләр парады» исемле чара белән тормышка ашырылды.
Энҗе Нигъмәтуллина, район мәгариф идарәсе методисты
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев