Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмараның автобус шоферлары җиңел автомобиль йөртүчеләрдән зарлана

Рейд вакытында шәһәр эчендә йөри торган кайбер маршрут автобусларының шоферлары белән дә аралаштык.

17 августка кадәр районда «Автобус» операциясе уза. Аның максаты — пассажирлар транспорты белән бәйле юл һәлакәтләрен булдырмау, иминлекне тәэмин итү. Әлеге операция кысаларында бүген район дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре Руслан Самиков, Зөлфәт Мөхәммәтҗановлар белән бергә район газетасы журналисты да рейдка чыкты.

— Быелның 7 аенда Татарстан юлларында автобус шоферлары гаебе белән 48 юл-транспорт һәлакәте булды, аларда 2 кешенең гомере өзелде, 55е төрле тән җәрәхәтләре алды, — ди район дәүләт автоинспекциясе инспекторы Руслан Самиков. — Без даими рәвештә рейдлар оештырабыз һәм автобус йөртүчеләрнең йөртү таныклыгын, юл кәгазен, мәҗбүри иминият полисын һәм башка документларын тикшерәбез, шулай ук төзек булмаган транспортта йөрүчеләр дә аерым игътибарга алына. Бүген иртәнге якта бер автобусны туктаттык. Барлык документлары да тәртиптә иде, әмма салондагы пассажирлар иминлек каешы куймаган. Автобус иминлек каешлары белән җиһазландырылган икән, пассажирлар да закон таләбен үтәргә тиеш. Автобус шоферына — 1000 сум, ә 4 пассажирга 500әр сум штраф язылды. 

Рейд вакытында шәһәр эчендә йөри торган кайбер маршрут автобусларының шоферлары белән дә аралаштык. 

— Мин инде 30 ел автобус шоферы булып эшлим. Юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә тырышам, чөнки минем карамакта күпме пассажир, аларның һәммәсенең иминлеге өчен җавапны мин тотам, — ди Марсель абый Гобәйдуллин. — Соңгы берничә елда кагыйдәләрне бозучылар аеруча күбәйде. Автобус тукталышларыннан кузгалып киткәндә безне үткәрмиләр, шулай ук тукталышта ук машинасын калдырып китү очраклары да шактый. Без тиешле имин урынга туктый һәм пассажирларны автобуска утырта һәм төшерә алмыйбыз. Нәтиҗәдә графиктан соңга калабыз. Җиңел автомобиль руле артына утырганнар юлда автобуслар да барын онытмасын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев