Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмаралылар Олыяз белән Зур Сәрдек җирлеге арасындагы юлның начарлыгыннан зарланалар

Яңгырлы, карлы-буранлы көннәрдә аннан үтәм димә.

Кешенең ярты гомере юлда үтәдер ул. Әле кая, әле кая чабабыз. Билгеле, соңгы вакытта юлларга игътибар зур, гел төзәтеп, карап торырга тырышалар, рәхәтләнеп җилдерт. Әмма шулар арасында халыкны борчый торган участоклар да бар. Мәсәлән, Олыяз белән Зур Сәрдек җирлеге арасындагы юл. Яңгырлы, карлы-буранлы көннәрдә аннан үтәм димә. 

Әлеге юл турындагы сорау халыкны күптәннән борчый. Җирлекләрдә үткәрелә торган халык җыеннары вакытында да аны еш күтәреп чыгалар. Әмма ул ачык килеш кала бирә.

Бу мәсьәлә Зур Сәрдек авылыннан Рузил Хафизовка да тынгылык бирми. 

— Үзебез Зур Сәрдек авылында гомер итәбез, ә тормыш иптәшем күрше Балыклыныкы. Шуңа күрә Олыяз белән Зур Сәрдек җирлеген бәйләүче әлеге юлдан бик еш йөрибез. Кыска юлдан барганда ике авыл арасы 4-5 чакрым гына. Ә әйләнгечтән юл озынлыгы 33 чакрымга җыела. Яңгыр, буран вакытларында кыска юлга кермәвең хәерлерәк, батып каласың, яисә машинаң кызыл балчыктан таеп, дамба астына төшеп китә. Пычрак кипкәннән соң, чокыр-чакыр, балчык түмгәкләре барлыкка килә, әле ярый аны грейдер белән эттереп, бераз тигезләп куялар, — диде ул. — Казаннан кунаклар кайтканда навигаторга ышанып, монда килеп керәләр. Олыяз да, Зур Сәрдек тә зур җирлекләр бит, халкы, читтән кайтучылары да күп. Шуңа күрә әлеге участокны ремонтласыннар иде. 

Рузил бу мәсьәлә буенча төрле инстанцияләрнең ишеген күп шакыган. Россия Президенты турыдан-туры эфир алып барганда, аның социаль челтәрдәге битенә хат та язып калдырган. 

— Президентка мөрәҗәгать иткәннән соң, күпмедер вакыт узгач, администрациядән түбәндәге хатны алдым: 
«Хәзерге вакытта югарыда күрсәтелгән автомобиль юлының милекчесе юк, ягъни юл исәпкә куелмаган. Шуңа бәйле рәвештә юлны капиталь ремонтлау эшләрен башкару мөмкин түгел.

Юл-транспорт һәлакәтләрен, юлларда балалар җәрәхәтләрен булдырмау максатларында, сезнең мөрәҗәгатьтә күрсәтелгән мәсьәлә район Башкарма комитеты каршындагы юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе утырышында каралды.
Комиссия тарафыннан Олыяз авыл җирлеге территориясендә урнашкан “Олыяз — Зур Сәрдек” автомобиль юлына милек хокукын дәүләт теркәвенә алу процедурасын, хокукларны теркәү органына хуҗасыз күчемсез милек буларак исәпкә куюны сорап мөрәҗәгать итүдән башларга, дигән карар кабул ителде.

Автомобиль юлын баланска куйганнан соң, алдагы елларда юл эшләре программаларына кертү өчен тәкъдимнәр исемлеген төзегәндә капиталь ремонт мәсьәләсе кабат каралачак». 

Олыяз авыл җирлеге башлыгы Рамил Мәликов бу юл мәсьәләсе белән шулай ук яхшы таныш. Ул моның буенча эш башланды дип белдерде.

— Без тиешле органнарга документлар тапшырдык. Иң элек әлеге юлның хуҗасыз булуы расланырга тиеш. Бары тик шуннан соң гына аны үзебезнең баланска исәпкә куя алабыз, — диде ул. — Әлеге юлның әһәмиятле булуын аңлыйбыз, чөнки ул ике зур җирлекне берләштерә. Алла сакласын, тормышта ни генә булмас, гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда да бер-беребезгә булыша алыр идек. Ике җирлек кешеләре үзара туганлашып беттеләр, шуңа күрә бу юлдан бер-берсенә кунакка, хәл белешергә еш йөриләр. Тик юлның документ эшләре бетмичә, ремонт турында бер сүз дә әйтеп булмый, бюджетта аңа акча каралмаган. Алга таба проблеманы чишү юлларын эзлисе була. 

Илназ Гатауллин, Купка:

— Казанга барган-кайтканда «Олыяз-Зур Сәрдек» юлыннан еш йөрибез. Билгеле, коры вакытта, чөнки яз-көз айларында монда керерлек түгел. Үземнең дә батып калганым булды. Андый вакытта Кукмара аша барабыз. Алай юл ярты сәгатькә озыная инде. Бу юлны ясасалар, ничә авыл халкы сөенер иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев