Коллективлар конкурсның Казанда узачак финалында район данын яклаячак.
Балтачта «Созвездие — Йолдызлык — 2024» эстрада сәнгатенең XXIV ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең зона этабы һәм Гала — концерты узды.

Безнең районны Кукмара балалар сәнгать мәктәбе коллективлары тәкъдим итте.
«Вокаль ансамбльләр» номинациясендә «Улыбка» ансамбле — беренче, «Выше радуги» ансамбле икенче урынга лаек булды. «Город мечты» коллективы «Хореография» номинациясендә икенче урынны алды.
«Улыбка» вокаль ансамбле җитәкчесе Лилия Нурмиева «Татарстан Республикасының мактаулы остазы» исеменә лаек булды.


Коллективлар конкурсның Казанда узачак финалында район данын яклаячак.
«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз
Нет комментариев