Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарага спорт ветераннары Алексей Камешков һәм Николай Колесниковлар килде

Алексей Камешков бар гомерен йөзү спорт төренә багышлаган, ә Николай Колесников - атказанган спорт мастеры, авыр атлетика буенча 1976 елда Олимпия уеннары Чемпионы.

Бүген Кукмарага спорт ветераннары Алексей Камешков, Николай Колесниковлар килде. Алар иң элек “Зилант” спорт мәктәбендә булдылар, теннис уйнаучы ветераннар белән очраштылар. Алга таба Ринат Мөхәммәтшин исемендәге стадионда, “Кукмара” чаңгы базасында, “Ялкын”, “Олимп” спорт мәктәпләрендә, “Барс Арена” спорткомплексында булдылар, сәфәрнең азагында район җитәкчелеге белән очраштылар.

Алексей Камешков бар гомерен йөзү спорт төренә багышлаган, ә Николай Колесников - атказанган спорт мастеры, авыр атлетика буенча 1976 елда Олимпия уеннары Чемпионы.

- Без Кукмарага Татарстанның спорт ветераннары советы исеменнән килдек. Максатыбыз: район, авылларда спорт ветераннары белән эш ничек алып барылуын карау, аларны җитәкчеләр онытмаганнармы, нинди спорт төрләренә өстенлек бирелә... Һәм тагын бер зур максатыбыз – районда спорт музее булдыру турында җитәкчеләр белән очрашып сөйләшү, киңәшләшү. Һәр районның спорт буенча үз тарихы, традицияләре бар. Болар барысы да киләчәк буыннар өчен сакланып калырга тиеш, - дип сөйләде Алексей Камешков.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев