Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Кукмарадан Харис Хәбибуллин армиягә өч тапкыр чакырылган

Төп чыгышы белән Иске Йорт авылыннан булган, Себер якларында 23 ел эшләп, бүгенге көндә Кукмарада төпләнгән Харис Хәбибуллин тормышында бер, ике һәм өч саннары кызыклы гына урын алып тора. Һәм алар өчесе дә берникадәр армия белән бәйле.

1.  Ул – армия хезмәтенә рядовой булып алынып, ике елдан офицер булып кайткан берничә райондашыбызның берсе. 

...Тәмам өлгереп җиткәч, 20 яше тулгач кына алына Иске Йорт егете илебезне сакларга. Бу вакытта Нократ Аланындагы хәрби заводта токарь булып эшләүче якташыбыз солдат булгач,  Финляндия чигенә - атлар белән саклау гаскәрләренә китәргә тиеш була. Әмма Киров өлкәсенең Котельнич шәһәрендә сафта басып торганда, аның алдагы хезмәт юлы хәл ителә: яшьләре буенча өлкәнрәкләрне һәм комсомол булганнарны бер адым алга атлауларын сорыйлар. Нәтиҗәдә ул Чибәркүл шәһәрендәге химик гаскәрләргә җибәрелә. 

- Тумыштан сәламәтлегем  буенча бер үзенчәлегем бар: борыным ис сизми, -  дип елмая Харис абый. - Шулай да мин нәкъ менә шундый гаскәргә туры килдем. Тикшереп, сорап торучы булмады. Сүз уңаеннан, күзне әчеттерә башласа гына ис барын сизәм. Дөрес, ацетон белән хлор исен, тәмнән - тозлы белән баллыны аерам. Ике тапкыр уйламаганда гына агулана яздым: беренчесендә телгә тидереп карадым, әчкелтем баллы ацетон булып чыкты, икенчесендә черкиләр агулый торган әйберне йоттым. Тәмәке тартканым булмады, яшермим, аракы дигәннәрен дә иптәш егетләр капканнан соң гына авыз итә идем. Мәктәптә укыганда химия дәресендә ниндидер тәҗрибә үткәрдем дә, укытучы ахырдан нинди ис килә дип сорады. Мин ис сизмим, дигән идем, 3ле билгесе куйды.

Чибәркүлдә ярты ел хезмәт иткәннән соң, ул Германиягә җибәрелә. Биредә пехота гаскәрләрендә хезмәт итсә дә, батальонда бердәнбер химик була: офицерларны противогаз, химик саклану киемнәре кияргә өйрәтә, приборлар белән эшли, шушы юнәлеш буенча җаваплы кеше итеп билгеләнә. Армия хезмәте тәмамланырга ике-өч ай кала берничә сержанттан сайлап алып, үзен Балтика буена офицерлар әзерләү курсларына җибәрәләр. Шулай итеп, кече лейтенант погоннары белән кайтып керә ул Иске Йортка.
 
2. Әлеге фотодагы яшь солдат Харис Хәбибуллинның  сызылып киткән кара мыегына күз салыгыз әле. Әмма мыегы чын түгел, фотога төшәр алдыннан үзе  кара күмер белән сызып куйган ул аны. 

- Хезмәт итә башлагач, миңа мыек чыкты үзе. Офицерлар, никадәр генә басым ясап, аны кырырга кушсалар да, тыңламадым,  - ди Харис абый, үткәннәрне барлап. - Үз гомеремдә бары тик ике генә тапкыр мыегымны кырганым булды: беренчесендә туганымның бер яшьлек кызы куркып елады, икенчесендә йөрәгемә операция ясатканда.   
 
3. Харис абый армиягә өч тапкыр чакырыла. Һәм өч тапкыр өенә иптәш егетләрен, кызларын кунак итеп, озату мәҗлесе ясарга туры килә. Беренче тапкыр киткәч, борының ис сизми дип, кире кайтарып җибәрәләр. Икенче юлы чакырылгач, йөрәк белән кире боралар. Нәтиҗәдә дәвалану ала. Өченче мәҗлесендә аның янәшәсендә булачак тормыш иптәше, Байлангар кызы Фәния утыра. Бу юлы инде, алда әйтеп үткәнчә, рядовойдан кече лейтенант булып кайтып керә ул. 

“Мин армиягә китәргә физик яктан әзер идем инде, артыгы белән, - ди Харис абый. - Иске Йортта  яшәгәндә ике шомырт ботагына лом куеп, шунда  шөгыльләндем. Кич йөрергә чыккач, клуб янындагы трактор тәгәрмәчләреннән ясалган штанганы егетләр белән ярыша-ярыша күтәрә, нәтиҗәдә чалбарлар чытырдап ертыла башлый иде”.

Армиядән кайткан егетне эчке эшләр бүлегенә чакыралар. Әмма фатир белән тәэмин итү мәсьәләсе авыр булганлыктан, ул каршы килә. Шулай ук элеккеге елларда райондагы мобилизацияләү төркеменең транспорт белән тәэмин итү эшен алып бара.

Тормышының иң рәхәт чагы дип, өлкән лейтенант салкын Себер якларында яшәгән елларын атаса да, елга ике айлап җылы Төркиядә яшәп кайта Харис абый. Ә монысы инде – үзе аерым бер тарих.

фото: гаилә архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев