Кукмарадан Руслан Степанов “Әти янәшәдә” республика конкурсында җиңүче булган
Соңгы яңалыклар

Кукмарадан Руслан Степанов “Әти янәшәдә” республика конкурсында җиңүче булган

Конкурс сәламәтлеге буенча мөмкинлекләре чикле булган балаларны тәрбияләүче гаиләләрне пропагандалау һәм ныгытуга юнәлдерелгән иде

Казан шәһәрендә “Гаилә канаты астында” иҗтимагый оешмасы тарафыннан оештырылган “Әти янәшәдә” республика конкурсына йомгак ясалды. Әлеге бәйге сәламәтлеге буенча мөмкинлекләре чикле булган балаларны тәрбияләүче гаиләләрне пропагандалау һәм ныгытуга юнәлдерелгән иде. Анда Татарстан Республикасының биш районыннан унөч гаилә катнашты. Жюри исә өч җиңүчене билгеләде. Алар арасында Кукмарадан Руслан Степанов та бар. Һәр катнашучыга диплом һәм гаилә өчен бүләк тапшырылды.

фото: vk.com/nechkebil

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Нет комментариев