Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарадан Лисичанскига зур партия төзелеш материаллары җибәрделәр

Әлеге төзелеш материалларын җылыту сезоны алдыннан күпфатирлы йортларның түбәләрен ремонтлау өчен куллану планлаштырыла.

Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев махсус хәрби операция зонасындагы хәрбиләр белән очрашуга барган вакытта Лисичанскига зур партия төзелеш материаллары илтте. 19,5 тонна шифер шәһәр администрациясенә тапшырылды. Аларны җылыту сезоны алдыннан күпфатирлы йортларның түбәләрен ремонтлау өчен куллану планлаштырыла. Әлеге төзекләндерү эшләре торак йортларны кышка әзерләү өчен бик мөһим.

Бу эшләр Луганск Халык Республикасы шәһәрләрендә Татарстан Республикасы гамәлгә ашыра торган масштаблы ярдәм программасының бер өлеше булып тора. Ул инфраструктураны торгызуга һәм җирле халыкның яшәү шартларын яхшыртуга юнәлдерелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев