Кукмарада ут шәхси йортның хуҗалык корылмаларына зыян китергән
Янгын шәһәрнең А. Королев урамында була.
11 июльдә 14.17 сәгатьтә районның 117нче янгын сүндерү-коткару часте элемтә пунктына телефоннан Кукмара шәһәренең А. Королев урамындагы хуҗалыкларның берсендә янгын чыгу турында хәбәр килеп ирешә. Бу хакта районның 117нче янгын сүндерү-коткару частендә хәбәр иттеләр.
Янгын сүндерү подразделениесе хезмәткәрләрен йорт хуҗабикәсе каршы ала, ишегалды корылмаларында һәм өйдә кешеләр юклыгын хәбәр итә. Бу вакытта ишегалды хуҗалык корылмалары яна, ялкын телләренең аннан 4 метр читтә урнашкан торак йортка күчү куркынычы була.
138 квадрат метр мәйданда хуҗалык корылмаларының түбәсе янып бетә, утның торак йортка күчүенә юл куелмый.
Зыян күрүчеләр һәм һәлак булучылар юк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев