Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Кукмарада «Тату сыйныф серләре» республикакүләм конкурсының муниципаль этабы узды

Бәйге 3нче урта мәктәп базасында үткәрелде.

Кукмараның 3нче урта мәктәбендә «Тату сыйныф серләре» республикакүләм конкурсының муниципаль этабы узды. Элеге конкурс 2017 елдан бирле үткәрелеп килсә дә, соңгы 4 елда Кукмара районы мәктәпләре республика күләмендә призлы урыннарга лаек булдылар. Билгеле булганча, конкурс сыйныф җитәкчеләре белән әти-әниләрне берләштерү, тәрбия бирү процессын камилләштерү максатыннан уздырыла. 

-Районыбызда барлыгы 31 мәктәп, 438 сыйныф бар, — ди Кукмара районы мәгариф идарәсе җитәкчесе Илфат Әхмәдуллин. — Шуларның 12е бәйгедә катнашу өчен теләк белдерде. Иң яхшылар исемлегенә 5 сыйныфны сайлап алдык, калганнар төрле номинацияләрдә бүләкләнде. Беренче урынны алучы команда 26 январьда Сабада район данын яклап чыгыш ясаячак. 

 

Березняк төп гомуми белем бирү мәктәбенең 9нчы сыйныф җитәкчесе Фәнзилә Зәйнәгыева тәүге тапкыр мондый конкурста катнашканнан соң туган фикерләре белән уртаклашты. 

-Безнең быел беренче тапкыр катнашуыбыз. Ата-аналар, балалар белән бәйгегә әзерләнгән мизгелләр бик күңелле узды. 9 сыйныф булуга карамастан, укучылар бик тырышып әзерләнделәр, беренче этапта уңышлы гына чыгыш ясадык. Мондый чараларның әһәмияте балалар өчен әйтеп бетергесез зур. Алар тартыну, оялу кебек сыйфатларны читкә куеп чыгыш ясарга өйрәнү генә түгел, матур итеп сөйләшергә, кеше белән аралашырга, вакыт кадерен белергә өйрәнәләр, — ди ул. 

Күп вакыт, күләмле чыгымнар таләп итсә дә, бу бәйге ата-аналар һәм балаларның иң якты хатирәләре булып кала. Әлеге процесс бала, әти-әни һәм укытучыны бер гаилә итә. Катнашучылар үзләре дә моны яшермиләр, без бер-беребезгә шулхатле ияләштек, үзебезне туганнар шикелле хис итәбез, диләр. 

Кукмара 3нче урта мәктәбенең ата-аналар комитеты вәкиле Лариса Васильева сүзләренчә, бәйгегә әзерләнгәндә иң авыры — репетицияләргә йөрү булган. 

-Без барыбыз да эш кешеләре, шуңа күрә кич белән яңадан чыгып китү бер дә җиңел булмады, — ди ул. — Башта бераз куркып калсак та, үзебезне тиз кулга алдык, бик теләп әзерләнә башладык. Әзерләнү вакытында бер-беребезне тагын да яхшырак белдек, укучыларның, хәтта әти-әниләрнең дә яңа талантлары ачылды, кыскасы, бер гаиләгә әйләндек. Тату сыйныфның сере дә нәкъ менә шундадыр, дип уйлыйм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев