Кукмарада Сабантуй ничек узачак: бәйрәм программасы
Сабан туе 9 июньдә Киндеркүл авылы янындагы тугайда оештырыла.
Кукмара Сабан туе 9 июньдә Киндеркүл авылы янындагы аланлыкта үткәрелә.
Программада:
Зур мәйдан:
- Сабантуйны ачу тантанасы: театральләштерелгән пролог (10.00 сәгатьтә);
- ГТО мәйданчыгы (10.00 сәгатьтә);
- Кыр батырларын, алдынгыларны бүләкләү (10.30 сәгатьтә);
- Балалар көрәше, балалар уеннары (11.30 сәгатьтә);
- Балалар анимациясе зонасы эшчәнлеге (балалар өчен күмәк уеннар, аквагрим һәм башкалар, 11.00-15.00 сәгатьләрдә);
- Ир-егетләр көрәше (13.00 сәгатьтә);
- Волейбол ярышы (махсус мәйданда): ир-егетләр, хатын-кызлар (11.30 сәгатьтә);
- Шахматчылар ярышы (махсус өстәлдә): ир-егетләр, хатын-кызлар (11.30 сәгатьтә);
- Шашка ярышы (махсус өстәлдә): ир-егетләр, хатын-кызлар (11.30 сәгатьтә);
- Аркан тарту (11.30 сәгатьтә);
- Өч категориядә кул көрәштерү: ир-егетләр, хатын-кызлар, малайлар, кызлар (11.30 сәгатьтә);
- Йөгерешчеләр ярышы (ат чабышы урынында): малайлар, кызлар, ир-егетләр, хатын-кызлар.
Махсус мәйдан:
- Атлар чабышы: гади атлар, токымлы атлар (14.00 сәгатьтә);
- «Аударыш» ат өстендә көрәшү тамашасы (15.00 сәгатьтә).
Халык уеннары: (12.00 сәгатьтә)
- Гер күтәрү: яшүсмерләр, ир-егетләр, 70 кг-га кадәрле үлчәүдә, 80 кг-га кадәрле үлчәүдә, 80 кг-нан югары үлчәүдә, хатын-кызлар;
- Капчык сугышы;
- Муенга аркан киеп тартышу: ир-егетләр;
- Чаңгы киеп йөрү;
- Әтәч куып тоту;
- Кашыкка йомырка кабып йөгерү: ир-егетләр, хатын-кызлар;
- Вертикаль колгага менү;
- Авыш колгага менү;
- Мас-рестлинг-таяк тартышу: ир-егетләр;
- Көянтәле сулы чиләк белән йөгерү: ир-егетләр, хатын-кызлар;
- Аякка итек киеп йөгерү;
- Тәгәрмәч күтәреп йөгерү;
- «Каноэ» ярышы;
- Арбага утыртып йөгерү;
- СУМО көрәше;
- Бүрәнә күтәреп йөгерү;
- Көрәш батырларын бүләкләү (17.00 сәгатьтә).
Кече мәйдан:
- «Сабантуй гүзәле» район конкурсы (09.00-11.00 сәгатьләрдә).
- «Шатланышып бәйрәм итә балачак»: балалар сәнгать мәктәбе, «Галактика» иҗат үзәгенең чыгышы (11.00-17.00 сәгатьләрдә).
- «АлПар» татар вокаль-инструменталь этно төркеме чыгышы.
- «Сабантуйлар гөрли дөнья буйлап»: район сәнгать осталары һәм «Идел» бию төркеме чыгышлары.
- Балалар һәм яшүсмерләр өчен «Туган Батыр» легенда-спектакле («Туган авылым» комплексы проекты).
- Сәүдә һәм туклану зоналары эшчәнлеге — 09.00-18.00 сәгатьләрдә.
Татар эстрадасы йолдызлары — Алсу һәм Азат Фазлыевлар чыгышы.
0+
Фото: Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев