Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада Росгвардия хезмәткәрләре кәрәзле телефон урлауда шикләнелгән ир-атны тоткарлаган

Элек тә хөкем ителгәне булган 1964 елгы ир-атны полициянең дежур частена китергәннәр, ул үз гаебен таныган.

Кукмарада Росгвардиянең ведомстводан тыш сак бүлеге хезмәткәрләре кафега килгән кешенең телефонын урлауда шикләнелүчене тоткарлаганнар. Аның моңа кадәр дә берничә тапкыр хөкем ителгәне булган. Бу хакта Татарстан буенча Росгвардия идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кичке сәгать җиделәр тирәсендә Росгвардиянең ведомстводан тыш сак бүлеге хезмәткәрләре полициянең дежур частеннан Ленин урамындагы кафеларның берсендә урлау турында хәбәр ала.

Урынга килгәч, росгвардиячеләр зыян күрүчедән шикләнелүче кеше турында сорашып, билгеләрен һәм бу хәлнең нечкәлекләрен ачыклыйлар.
Кафеда вакытта әлеге хатын-кыз телефонын администратор стойкасыннан ерак түгел урынга зарядка җыярга куя һәм үз урынына барып утыра. Ә телефонын кире алырга килгәч, анда зарядка җайланмасы гына калган була. Кафе хезмәткәрләре видеокүзәтү камерасыннан карап, җинаятьченең тышкы билгеләрен ачыклыйлар.

Патруль хезмәте кайнар эзләр буенча вакыйга булган урыннан ерак түгел җирдә бу кешегә охшаш гражданинны тоткарлыйлар.
Элек тә хөкем ителгәне булган 1964 елгы ир-атны полициянең дежур частена китерәләр, ул үз гаебен таный. Аңа карата Россия Җинаятьләр Кодексының 158нче «Урлау» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев