Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Кукмарада команда-штаб өйрәнүләре узды

Чарада районның барлык подразделениеләре катнашты.

Кукмара районы электр челтәре оешмасы территориясендә команда-штаб өйрәнүләре үтте, гражданнар оборонасы штабының эвакуацияләр буенча эшне оештыруга әзерлеге тикшерелде. Анда районның барлык подразделениеләре (полиция, ашыгыч ярдәм күрсәтүчеләр, янгын сүндерүчеләр, газ, электр челтәре, юл идарәсе, коммуналь хезмәт, туклануны тәэмин итү һәм башкалар) катнашты. Тиешле вакытта аларның һәммәсе урынга җыелган иде. 

Команда-штаб өйрәнүләре шарты буенча район электр челтәре оешмасы бинасына пилотсыз очу аппараты (БПЛА) төшә һәм объект яна башлый. Бу хакта тиз арада тиешле органнарга хәбәр ителә. Бина эчендәге кешеләр үзләре урамга чыга, эвакуация ясала. Әмма ике кеше чыга алмый кала. Янгын сүндерү-коткару часте подразделениесе хезмәткәрләре зыян күргән ике кешене алып чыгып ашыгыч ярдәм күрсәтүчеләр бригадасына тапшыра. Соңыннан алар бинаны сүндерү эшенә керешә. 

Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм булдырмау, кешеләрнең иминлеген тәэмин итү максатында оештырылучы мондый чаралар бары тик өйрәнүләр генә булып калсын иде.

фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев